Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Грант акчаларына Петропавел авыл җирлегендә парк төзекләндереләчәк

Петропавел АҖ башкарма комитеты «Лукойл»ның 200 мең сумлык грантына ия булган.

«Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән» дип исемләнгән проект җитәкчесе Дмитрий Никитин киләчәккә авылның һәр почмагы анда яшәүчеләрне шатландырыр дигән теләк белән карый һәм бу теләк тормышка ашар дип өметләнә.

Һәм инде бүген үк АҖ башкарма комитеты планнарында - авыл үзәгендәге бушлыкларны тәртипкә китерү. Аларның берсе мәдәният йортыннан ерак түгел.

«Әлеге участокта без мәдәният һәм ял паркы булдырачакбыз. Бу – халык күпләп ял итү өчен билгеләнгән, күп функцияле юнәлешле яшелләндерелгән территория булачак. 

Парк бездә яшәүче 466 кешегә (шуларның 142 се – балалар) менә дигән ял итү урыны булачак. Биредә мәдәни үсешкә һәм физик сәламәтләндерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрү планлаштырыла, без монда гаилә белән ял итү урыннарын җиһазландырырга, уен һәм күңел ачу мәйданчыклары булдырырга ниятлибез», - дип үз планнары белән уртаклашты Дмитрий Никитин. - Грант акчалары тротуар плитәсе, бордюр, ясалма буа өчен материаллар, эскәмияләр, декоратив агачлар сатып алуга исәпләнгән.

«Төп максат - экологияне яхшырту һәм Петропавел Бистәсе халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү.

Экологик проект АҖ башкарма комитеты һәм бюджет оешмалары, волонтерлар тарафыннан тормышка ашырыла һәм иганәчеләр тарафыннан хуплана. Иганәчеләр исемлегенә «57 нче номерлы татар ат заводы» ҖЧҖ, ИП «Заворохин С. Н.» «Савельев А. А.», «Зубов А. В.», «Вәлиев Ф. Р.» КФХлары керә.

«Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән» экологик проектын тормышка ашыруга 11 ай вакыт кирәк булачак», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев