Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Халык мәнфәгате бар нәрсәдән өстен

    Иртәгә безнең илебездә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бәйрәм көне алдыннан без авыл җирлекләре белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча турыдан-туры шөгыльләнүче район башлыгы урынбасары Надежда Попкова белән очрашып, җирле үзидарә органнарының эше турында әңгәмә кордык.

    -Демократик җәмгыятьтә җирле үзидарә органнары формалашу мөһим чын халык власте институты һәм халык мәнфәгатьләрен тормышка ашыру чарасы булып тора, - дип билгеләп үтте Надежда Ивановна. -Бүген җирле үзидарә җирле һәм гомумдәүләт бурычларын хәл итүдә нәтиҗәле инструмент булып санала. 2015 ел җирле үзидарә органнары өчен җиңел булмады. Шуны әйтеп үтү кирәк, җирле хакимиятнең вәкаләтле органнарына сайлаулар үтте, алар альтернатива нигезендә узды - 216 кандидатның 111-се сайланды. Депутатлар составы яшәрде һәм 40%ка яңарды.
    -Хәзер авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына күп нәрсә эшләнә, республикабыз да халыктан җыелган акчага 4 мәртәбә арттырып акча бирә. Узган ел барлык АҖ-дә референдумнар үтте, торак пунктларда байтак эш планлаштырылды.
    2015 елда үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылды соң?
    -Узган ел унбиш АҖ-дә беренче мәртәбә халыкка үзара салым акчасы кертү турында референдум үтте. Халыктан 2 млн. 840 мең сумнан артык акча җыелды. Республика бюджетыннан 11217 мең сумнан артык акча алынды. Шушы акчаларга 9,5 км юл төзелде, 35 зиратның тугызысы ремонтланып, тәртипкә китерелде, 9 чишмә тирәсе төзекләндерелде, 7 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү челтәренә реконструкция үткәрелде. 4 авыл җирлегендә урам яктырткыч лампалар алыштырылды, төзәтелде, күперләр, басмалар ремонтланды, ике торак пунктта каты көнкүреш калдыклары җыю һәм чыгару оештырылды, башка эшләр башкарылды. Әлбәттә, кыенлыклар да юк түгел, барлык авыл җирлекләрендә эш күләме зур булу белән беррәттән эшләрне башкару өчен подрядчылар табу кыен булды. Шунлыктан, күп кенә юлларга таш түшәү декабрь аена калды, әлбәттә, аның сыйфатын яхшыртасы бар. Шулай да гарантия йөкләмәләре буенча барлык җитешсезлекләр быел апрель-май айларында бетереләчәк.
    -Авыл халкы өчен шәхси хуҗалыкны үстерү буенча берничә программа каралган, ташламалы кредитлар, субсидияләр бүлеп бирелә. Әлеге планда безнең районда эшләр ничегрәк тора?
    -Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Үткән елда безнең халык мөгезле эре терлекләрнең, шул исәптә сыерларның да, баш санын киметте, бу исә сатылган авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә дә тискәре чагылыш тапты. Безнең халык төрле бюджетлардан 16,9 млн.сумнан артык субсидия алган булса да, бирем зур булмады. Агымдагы елда дәүләт ярдәме чаралары алу белән беррәттән халыкның хезмәт активлыгын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең һәм кош-кортның баш санын арттыруларын телисе килә.
    -Надежда Ивановна, югарыда атап үткән ШЯХ-ны үстерү һәм гаилә фермалары программалары белән беррәттән, Татарстанда социаль юнәлештәге дистәләгән программа эшли. Болар бар да торак пунктлар күренешен үзгәртә, район халкының тормыш шартларын яхшырта.
    -Әйе, районда муниципаль власть формалашу дәвам итә һәм торак пунктларның үсеш динамикасы районда тормышка ашырылучы 20 дән артык республика программалары нәтиҗәләренә нигезләнә. Шушы программалар аркасында мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары, ФАП-лар, ветамбулаторияләр, юллар төзелә, суүткәргечләр һәм электр челтәрләре, мәктәпләр һ.б. ремонтлана. Авыл үзгәрә, яңара, шул ук вакытта халыкның ихтыяҗлары да арта бара. Уңайлы шартларга, элемтә сыйфатына, сәүдә челтәрләрендәге продукцияләрнең сыйфатына таләпләр зуррак.
    -Бәйрәм алдыннан сезнең теләкләрегезне дә ишетәсе килә.
    -Үз көчләрен һәм энергияләрен кызганмый, район үсешенә шактый өлеш керткән ветераннарыбызның хезмәтен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Аларның күбесе бүген дә, лаеклы ялда булсалар да, үз тәҗрибә һәм белемнәрен район иминлегенә юнәлтеп иҗтимагый оешмаларда эшләүләрен дәвам итәләр. Алар арасыннан Н.М. Закированы, А.Н. Козлованы, А.А. Скоковны, К.Х. Гатинаны, В.М. Лаврованы, А.А. Савельеваны, Л.В. Сухорукованы, Р.Д. Соловьеваны һәм башка бик күпләрне атап үтәсем килә.
    Һәм үзебезнең барлык ветераннарга һәм бүгенгесе көндә җирле үзидарә органнарында эшләүчеләргә ныклы исәнлек, бәхет, Яңа Чишмә районы һәм Татарстаныбыз иминлеге хакына яңа эшләр башкаруларын телисем килә.
    -Әңгәмәгез өчен Сезгә рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: