Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Халык үз җәмәгать территориясе өчен тавыш бирә

2018 елның 14 мартыннан 20 маена чаклы Яңа Чишмә районында "Уңайлы шәһәр мохиты булдыру" проекты буенча рейтинг тавыш бирүләр үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, өстенлекле проект РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла.
Җәмәгать территорияләрен сайлау буенча рейтинг тавыш бирүләр үткәрү 2019-2020 елларга халык саны 10 мең кешегә кадәр булган муниципаль берәмлекләргә субсидияләр бирүдә мәҗбүри шарт булып тора. Шунысы мөһим, проектлар халык тарафыннан сайланырга һәм алар тарафыннан актив хупланырга тиеш. Рейтинг тавыш бирүләр төгәлләнгәч кенә төзекләндерү өчен җәмәгать территорияләренең тәгаен исемлеге булдырылачак һәм субсидияләр бирү турында муниципаль берәмлекләр белән килешүләр төзеләчәк.
Безнең районда рейтинг сайлауларга Яңа Чишмә авылында 5 җәмәгать урыны күрсәтелгән:
1. Ленин урамында җәяүлеләр зонасы.
2. Яңа өйләнешүчеләр (яшьләр) мәйданчыгы.
3. Яр буе урамындагы Шушма елгасы яр буе линиясе (пляж зонасы).
4. Ленин урамындагы каен скверы.
5. Район үзәгенә керә торган тирәне матур итеп ясау.
Халыкның тавыш бирүе әлеге объектларның кайсы быел беренчеләрдән булып төзекләндереләчәген күрсәтер.
"Уңайлы шәһәр мохиты булдыру" проектын карап тикшерү, халык тәкъдимнәренә бәя бирүләрне үткәрү, шулай ук аны раслаганнан соң программаны тормышка ашыруга контрольлек итү өчен оештырылган муниципаль комиссия сораштыру төгәлләнгәннән соң сигез көн дәвамында тавыш бирүләр нәтиҗәсен тәкъдим итәчәк.
Республика районнары буенча рейтинг тавыш бирү "Ачык Татарстан" бүлекчәсендә "Халыктан сораштырулар" бүлегендә usIugI.tatarstan.ru сайтында оештырылган. Актив катнашуыгызны сорыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев