Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Халыкның керемнәре арткан

Ра­йон үзә­ге уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кән ки­ңәш­мә­дә ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва 2012 ел­да ха­лык­ның ке­рем­нә­ре һәм чы­гым­на­ры ту­рын­да ана­лиз яса­ды. 2012 ел­да ха­лык­ның ке­рем­нә­ре 1 млрд. 789 млн. сум тәш­кил ит­кән, бу 2011 ел­га ка­ра­та 110 про­цент. Ке­рем­нәр­нең зур өле­шен хез­мәт ха­кы (1,07 млрд. сум) тәш­кил итә,...

Ра­йон үзә­ге уч­реж­де­ни­е­лә­ре җи­тәк­че­лә­ре бе­лән үт­кән ки­ңәш­мә­дә ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры На­деж­да Поп­ко­ва 2012 ел­да ха­лык­ның ке­рем­нә­ре һәм чы­гым­на­ры ту­рын­да ана­лиз яса­ды.

2012 ел­да ха­лык­ның ке­рем­нә­ре 1 млрд. 789 млн. сум тәш­кил ит­кән, бу 2011 ел­га ка­ра­та 110 про­цент. Ке­рем­нәр­нең зур өле­шен хез­мәт ха­кы (1,07 млрд. сум) тәш­кил итә, ан­нан соң пен­сия һәм по­со­бие (421,8 млн. сум), ал­ган кре­дит­лар (157 млн. сум), ШЯХ­тан ал­ган ке­рем (62,3 млн. сум) һәм со­ци­аль тү­ләү­ләр (39,9 млн. сум) тәш­кил итә. Җан ба­шы­на ай­лык ке­рем 9318 сум ту­ры ки­лә ( 2011 ел­да ул 8500 сум иде).

2012 ел­да пен­си­я­ләр һәм по­со­би­е­ләр, ур­та­ча, 8,6 про­цент­ка арт­кан, кре­дит­лар 25,5 про­цент­ка күб­рәк би­рел­гән, авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се са­ту 3,4 про­цент­ка арт­кан.

2013 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на банк­лар­да ха­лык­ның 278,8 млн. сум­лык кер­тем­нә­ре сак­ла­на, үсеш - 14 про­цент. Җан ба­шы­на кер­тем­нәр 17,4 мең сум ту­ры ки­лә (2011 ел­да - 15,2 мең сум).

2012 ел­да ра­йон хал­кы 1 млрд. 710 млн сум ак­ча тот­кан ( чы­гым­нар), бу 2011 ел­га ка­ра­та 118 про­цент (1,44 млрд сум). Чы­гым­нар ни­гез­дә то­вар­лар (785 млн. сум), кү­чем­сез ми­лек са­тып алу­га - 400 млн. сум, тү­ләү­ле хез­мәт­ләр­гә (бе­лем алу, то­рак алып то­ру, ата-ана­лар­ның ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на тү­ләү­лә­ре һ.б.) - 300 млн. сум, газ, электр энер­ги­я­се, ТКХ хез­мәт­лә­ре­нә тү­ләү­гә - 105 млн. сум, ими­ни­ят оеш­ма­ла­ры­на тү­ләү­гә - 15 млн. сум, кре­дит­лар­ны кап­лау­га - 41 млн. сум, көн­кү­реш хез­мәт­лә­ре­нә - 13,5 млн. сум, элем­тә хез­мәт­лә­ре­нә - 25 млн. сум һ.б. то­тыл­ган. Ди­мәк, азык-тө­лек­кә һәм про­мыш­лен­ность то­вар­ла­ры­на без үз ке­рем­нә­ре­без­нең 46 про­цен­тын са­рыф итә­без икән, чи­ре­ге кү­чем­сез ми­лек са­тып алу­га ки­тә.

Та­гын бер уңай миз­гел­не ас­сы­зык­лап үтә­се ки­лә: ке­рем­нәр (хез­мәт ха­кы, пен­си­я­ләр, по­со­би­е­ләр) арт­са да, то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә тү­ләү тү­бән кал­ган, 2011 ел­га ка­ра­та ул ни­ба­ры 6 про­цент­ка гы­на арт­кан.

Азат МУ­СИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X