Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хат ташучылар һәм элемтә бүлекләре арасында бәйге

    2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатында "Татмедиа" АҖ "Татарстан почтасы" УФПС элемтә бүлекләре һәм почтальоннары арасында конкурс үткәрә. Конкурска йомгак 2016 елның март аенда ясалачак. Җиңүчеләр "Татмедиа" АҖ газеталарына һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк (2016 елның 1 яртыеллыгына тиражның 2015 елның 1 яртыеллыгы тиражы белән чагыштырмасы һәм...

    2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатында "Татмедиа" АҖ "Татарстан почтасы" УФПС элемтә бүлекләре һәм почтальоннары арасында конкурс үткәрә.
    Конкурска йомгак 2016 елның март аенда ясалачак. Җиңүчеләр "Татмедиа" АҖ газеталарына һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк (2016 елның 1 яртыеллыгына тиражның 2015 елның 1 яртыеллыгы тиражы белән чагыштырмасы һәм халык санына карата язылу, ягъни "Татмедиа" АҖ басмаларына почтальоннар хезмәт күрсәткән йортлар санын исәпләп чыгарылган абунәчеләр саны критерий булып тора). Өч номинациядә ("Иң әйбәт шәһәр почтальоны", "Иң әйбәт кечкенә шәһәрләр почтальоны", "Иң әйбәт авыл почтальоны") беренче урыннарны яулаучылар 16644 сум күләмендә (шул исәптән 1644 сум НДФЛ) акчалата премия белән бүләкләнәчәк. "Журнал буенча иң әйбәт тираж" номинациясендә почтамтның бер хезмәткәре шул ук күләмдәге (16644 сум, шул исәптән 1644 сум НДФЛ) премия белән бүләкләнәчәк.
    "Татмедиа" АҖ басмасына язылучыларны иң күп арттыруга ирешкән бер бүлек "Иң әйбәт почта элемтәсе бүлеге" номинациясендә 30 мең сумлык кыйммәтле приз белән бүләкләнәчәк.
    Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, шулай итеп, язылу кампаниясен актив үткәреп, сез конкурста призлы урыннар яулый алачаксыз. "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе дә үзенең өч премиясен (1200, 1000 һәм 800 сум) булдырды, ул иң күп тираж җыйган өч хат ташучыга биреләчәк. Йомгак 2016 елның гыйнвар аенда ясалачак.
    Язылу кампаниясе бара, бәяләр узган яртыелдагыча (6 айга 534 сум, 1 айга 89 сум), һәммәгезгә тиражларны арттыруга ирешүегезне телибез.
    Сезнең "Яңа Чишмә хәбәрләре"гез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: