Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Хокук бозулар профилактикасы

14-15 майда республиканың эшче төркеме Яңа Чишмә районында булып, хокук бозулар профилактикасы буенча эшнең торышын тикшерде һәм өйрәнде. Ул ТР юстиция министрлыгы канаты астында эшләде һәм үткән пәнҗешәмбедә АҖ башлыклары, профилактика субъектлары җитәкчеләре катнашында тикшерүгә йомгак ясады.

Аның максаты эшне бәяләү теләге генә түгел, республикада да куллану өчен уңай тәҗрибә туплау да, төркем тулаем тикшерү нәтиҗәләреннән канәгать калды.
Полиция бүлекчәсендә исерек килеш кылынган җинаятьләр саны кимү билгеләп үтелде. Төрмәләрдән кайткан кешеләрне ресоциализацияләү буенча эш алып барыла. Комиссия бу эшнең дәвамы булуын тели. Эшләнеп бетмәгән эшләр дә бар. Районда 27 видеокамера урнаштырылган, тик аларның берсе дә полиция бүлегендә тиз реакция бирү пультына чыгарылмаган. Урыннарда иминлек тәэмин итү өчен бу хокук бозулар профилактикасының бер формасы. Полиция участковыйлары штаты комплектланмаган. Штат буенча алты кеше урынына өч кеше эшли (бер стажер бар). Район башлыгы Вячеслав Козлов бу район проблемасы гына түгел, республиканыкы да, дип искәрде. Хезмәткәрләр җитәрлек булмаса да, участковыйлар өчен эш шартлары тудырылган, алар әйбәт эшлиләр. Җинаятьләр саны, җинаятьләрне ачу да кимегән, ачылмый калган җинаятьләр яңаларына этәргеч булмасын өчен тырышып эшләргә кирәк. Статистиканы артка сөйрәүче "гастролерлар"ны (килгән халык) күзәтергә кирәк. Яңа закон буенча 1 июльдән җәмәгать тәртибен саклау өчен ирекле халык дружинасына кешеләр җәлеп ителәчәк. Районда экстремизм буенча хәлләр тотрыклы, бу нисбәттән җитди мәсьәләләр юк.
Полиция бүлегендә ПДН-ның эшен оештыруга дәгъвалар юк. Инспектор Әлфия Гайфетдинова үзенең профилактика субъектлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. 4 ай эчендә балигъ булмаганнар арасында җинаять теркәлмәгән. Балалар җәйге чорда төнге сәгать 10 нан соң урамда йөрмәсеннәр өчен 71 нче законга игътибар итү зарур. Җәйге чорда ата-аналар балаларын бик соңлап урамда йөртмәсеннәр өчен мәгълүматый баннер урнаштыру мөмкинлеген эзләргә.
КДН командасы көйле эшли, хокук бозулар профилактикасы буенча эш әйбәт оештырылган. Уңышсыз гаиләләрдә ата-ана хокукларына чикләү кертү тәкъдим ителде. Республикада эшнең бу формасы сынап каралган - ул тәэсирле чара Петропавел АҖ мисалында АҖ-дә барлык профилактика субъектларының үзара килешеп эшләве билгеләп үтелде. Эшче төркем Зирекледәге "Аҗаган" яшүсмерләр клубының эшчәнлеген югары бәяләде. Республикада шушы тәҗрибәне тарату өчен клубның эше өйрәнелде.
Административ комиссия утырышы һәрдаим үткәрелеп тора, эшне тиешенчә алып баралар, участок уполномоченныйлары белән рейдлар үткәрелә, күрсәтмәләр бирелә. Штрафлар җыюга игътибарны көчәйтергә кирәк. Эшче төркемнең дәгъвасы юк.
Яңа Чишмә гимназиясе һәм Балалар иҗат үзәге мисалында хокук бозулар профилактикасын оештыру өйрәнелде. Эш ошады. Барлык мәктәпләрдә акцияләр, слетлар, спорт ярышлары үткәрелә, профилактика отрядлары эшли, балалар белән эшләү һ.б. көйләнгән. Чаралар КДН, ПДН, РҮХ белән берлектә үткәрелә. Алып барылырга тиешле барлык нәрсәләр гимназиядә алып барыла. 2013 елның 20 сентябрендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча - флэш-моб, күптән түгел "Җиңү өчен бабайга рәхмәт" дип аталган автоузыш булып үтте. Әлеге формаларны киләчәктә дә үстерергә һәм аларны Татарстанның башка районнарында да файдаланырга мөмкин. БИҮгә хәвеф төркемендәге балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп итәргә һәм алга таба профилактиканың башка субъектлары белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш.
"Кайгырту" ХСХКҮ тоткында булган урыннардан кайтучыларга мәгълүматый-консультация һәм шактый матди ярдәм күрсәтә (2 яшүсмергә күрсәтелгән), уңышсыз гаиләләрдәге балаларның ялын оештыру буенча күп эшли. Республикада авыл җирлекләрендә күчмә балалар мәйданчыгы оештыру, шулай ук хокук бозулар профилактикасы буенча видеороликлар булдыру тәҗрибәсен җәелдерү киң колач алырга тиеш.
Мәшгульлек үзәге хезмәтенең эше тиешле дәрәҗәдә куелган. Җәйге чорда ел саен яшүсмерләрне эшкә урнаштыру аерым билгеләп үтелде. Эш бирүчеләр белән күбрәк эшләргә, район бюджетында балигъ булмаганнарның хезмәтенә түләүне күздә тотарга тәкъдим ителде.
Районда наркология ярдәме оештырылган. Тик икенче алкометр сатып алырга кирәк. Наркология исәбендә - 38 кеше: 6 наркоман, 27 хроник эчкече һәм 3 се - алкоголь психозы белән. Табиб-наркологның эш тәҗрибәсе аз (нибары 1 ел гына эшли әле). Наркотикларга каршы комиссия булдырылган һәм үзара тиешле дәрәҗәдә эшли. Иң уңайсызландырылган очракларның берсе - суицид санының бик күп булуы: үткән елда 11 очрак үз-үзенә кул салырга маташу һәм 8 суицид очрагы теркәлгән. Ни өчен шулай?- дигән сорау бирде тикшерүче, - югыйсә нарклогик торыш та начар түгел кебек? Хроник алкоголиклар саны республика күрсәткеченнән 1,5 тапкырга түбән һәм исерек хәлдә җинаятьчелек торышы - республика дәрәҗәсендә? Әлеге теманы игътибарлап өйрәнергә һәм кирәк булганда республикадан психологларны җәлеп итү кирәклеге әйтелде.
Кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү буенча бүлек эшенә кисәтүләр юк. Көмешкә ясау буенча контрольлек итү контроль сатып алулар юлы белән башкарыла. Алкоголь сату режимы, башка таләпләр үтәлә.
Мәдәният бүлегенең барлык чаралары яхшы куелган һәм башкарма комитет белән берлектә башкарыла. 2013 елда мәктәпләр белән бергә профилактика буенча 128 чара үткәрелгән һәм бу сан уртача республика күрсәткеченнән югары. Ял итү өчен барлык шартлар булдырыла. Чараларның эчтәлегенә, наркомания һәм хокук бозулар профилактикасына игътибар итәргә кирәк. БСМ-нең дә эшләве кирәк, әгәр баланы 7 яшьтән монда укуга җәлеп итсәң, бу да хокук бозулар профилактикасына тәэсир итәчәк ("тик БСМ дүрт бинада урнашкан, ә бер бинада булса гына яхшы").
Яшьләр эшләре бүлеге буенча байтак спорт (30%тан артыгы спорт белән шөгыльләнә) һәм яшьләр чаралары үткәрелүе билгеләп үтелде, чөнки моның өчен барлык шартлар булдырылган.
Районда быел хокук бозулар профилактикасы буенча кабул ителгән программаның гамәлдә булуы төгәлләнә һәм яңа программаны эшләү (булдыру) бурычы тора. Профилактиканың күпчелек субъектлары шуның буенча үз тәкъдимнәрен бирделәр, тик барысы да түгел.
Киңәшмәгә эшче төркем җитәкчесе, Юстиция министрлыгы вәкиле кыскача гына йомгак ясады.
-Районда яхшы гамәлләр бик күп, тик ирешелгәннәр белән генә чикләнергә ярамый, барлык профилактика субъектлары өчен эш фронты җитәрлек, резервлар да бар, - дип билгеләп үтте ул. Район башлыгы Вячеслав Козлов эшче төркем әгъзаларына рәхмәт белдерде, барлык кисәтүләр һәм тәкъдимнәр игътибарга алыначак, эшне дәвам итәчәкбез, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев