Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңү көне алдыннан Яңа Чишмә интернат-йортында кунаклар кабул ителгән

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аеруча зур игътибар бирелә.

«Интернатта 1928 елда туган тыл хезмәтчәне Мария Фроловна Порфирьева һәм сугышта катнашучының тол хатыны Нина Николаевна Галкина яши. Быел Нина Николаевнага 90 яшь тула. Бәйрәм уңаеннан интернат-йортны шарлар, плакатлар белән бизәделәр. Һәр көнне сугыш еллары җырлары яңгырады, әдәби сәгатьләр үткәрелде, анда картлар йортында яшәүчеләр үзләре шигырьләр сөйләделәр, аудио - китаплар тыңладылар һәм Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карадылар, - дип хәбәр итте редакциягә интернат-йорт белгече Гүзәлия Мостафина. - Арт-терапия дәресләрендә социаль хезмәт алучылар кәгазьдән Җиңү символларын кисеп алар ярдәмендә тәрәзәләрне бизәделәр. Үз куллары белән сабынлы розалардан (мыльные розы) чәчәк бәйләмнәре ясадылар. «Кайгырту» ХСХКҮ каршындагы «Звезда» волонтерлар отряды интернат - йортка килеп, ветераннарны бәйрәм белән котладылар. Аларга Җиңү хакына бөек батырлыклары өчен зур рәхмәт белдереп, РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Вячеслав Козлов исемнәреннән, Яңа Чишмә авыл җирлегеннән бүләкләр салынган пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырдылар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев