9 майда без Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 67 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Дистә еллар узуга карамастан, бу көн милли бердәмлек һәм сугышчан дан символы булып кала.
Безнең белән бергәләп бу бәйрәмне сугышта катнашкан 28 ветеран, 594 тыл хезмәтчәне, 103 сугышта катнашучының тол калган хатыны, 4 Бөек Ватан сугышы инвалиды...
9 майда без Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауга 67 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Дистә еллар узуга карамастан, бу көн милли бердәмлек һәм сугышчан дан символы булып кала.
Безнең белән бергәләп бу бәйрәмне сугышта катнашкан 28 ветеран, 594 тыл хезмәтчәне, 103 сугышта катнашучының тол калган хатыны, 4 Бөек Ватан сугышы инвалиды билгеләп үтәчәк. Соңгы елда, кызганычка каршы, шушы дәһшәтле сугышның шаһитлары тагын 130 кешегә кимеде. Ел дәвамында ветераннарның торакларына ремонт программасын (хөкүмәт программасы) тормышка ашыру кысаларында 1 сугышта катнашучыга акча бүлеп бирелде, 1 ветеранның өе ремонтланды. Май аенда төзелгән 2 йортта өй туе көтелә.
Хәзер РҮХ белгечләре сугыш ветераннарына, һәлак булган һәм сугышта катнашып вафат булганнарның тол калган хатыннарына комплекслы тикшерү үткәрәләр. Кем РҮХ-нә үзе килә алмый, медиклар андыйларның өйләренә үзләре барачаклар.
Апрель, май айлары дәвамында район мәктәпләре укучылары ветераннарның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып шефлык ярдәме күрсәтәчәкләр. Мәктәп укучылары һәйкәлләр тирәсен җыештыруда актив катнашачаклар, үз куллары белән ветераннарга открыткалар, сувенирлар ясаячаклар. 2 майда мәктәпләрдә "Карт бабама Җиңү яулаган өчен рәхмәт" дип аталган видеофильм карау белән класс сәгатьләре үтәчәк.
Авыл китапханәләрендә "Изге сәхифәләр", "Җиңү солдатлары - безнең якташлар" дип исемләнгән күргәзмәләр оештырыла. "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге район халкына "Георгиев тасмасы" өләшәчәк (акция). 19 апрельдә "Олимп" УСЗ-да Бөек Җиңү көненә багышлап "Өченче яшь" дип аталган пенсионерлар Спартакиадасы үтте.
4 майда социаль яклау һәм мәдәният бүлеге РМЙ-да "Бөек Ватан сугышы елларында районның тракторчы хатын-кызлары" дип аталган тематик чара, ә БСМ "Сугыш еллары балалары" дип аталган концерт оештыралар. 5 майда 5 ветераннан торган район делегациясе Казанга ТР Президенты катнашында бәйрәм чарасына барачак. Район волонтерлары Яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның зиратларын тазартырга чыгачаклар.
Мәдәният бүлеге ҮКС һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә 1 майга чаклы авыл хуҗалыгы оешмаларының Кызыл почмакларында сугышта катнашучылар, теге яки бу хуҗалыкта эшләгән тыл хезмәтчәннәре турындагы мәгълүматлар белән мәгълүматый стендлар оештыралар.
7 майда мәктәпләрдә һәм район учреждениеләрендә ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен чакырып бәйрәм концертлары уздырыла, РМЙ ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен ял кичәсе оештыра. 7-8 май көннәрендә хезмәт коллективларында бәйрәмчә бизәлгән өстәлләр янында ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән традицион очрашулар узачак.
«Һәр ветеранга - «Чаян»» хәйрия акциясе оештырылачак. 32 кеше «Чаян»га һәм район газетасына II яртыеллыкка бушлай яздырылачак. 8-9 май көннәрендә Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йортта чәй табыннары янында сугыш чоры җырларын иң әйбәт башкаруга конкурсларны үз эченә алган бәйрәм чаралары уздырыла.
8-9 май көннәрендә Мәңгелек ут янында почетлы каравыл торачак. Шушы чараларның иң зурысы - 9 майда барлык торак пунктларда Җиңү көненә багышланган традицион митинглар узачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев