Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау

Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.

-Җәйге сезон - балаларның каникул вакыты старт ала һәм юллардагы куркынычсызлык мәсьәләләре (бигрәк тә балалар өчен) тагын да актуальләшә, - дип билгеләп үтте ул.

Алдагы утырыш беркетмәсенең үтәлеше турында комиссия секретаре Диләрә Кәбирова мәгълүмат бирде. Белем бирү учреждениеләрендә профилактик эшне дәвам иттерергә, мәктәп автобусларын даими тикшерергә, юл тамгаларын төшерү һәм юл билгеләрен урнаштыру эшләрен тәмамларга кирәк.

Агымдагы елның 4 аенда авариялелек торышын һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне анализлап, ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов чыгыш ясады. Ул җәй җитү белән күп кенә балаларның скутер, мопед, велосипед, самокатлар һәм мотоциклларга утырып йөрүенә аерым игътибар итте. Шул ук вакытта күпләрнең мототранспорт белән идарә итү хокукы һәм машина йөртү күнекмәләре юк, бу исә ЮТҺ вакытында авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәктәп директорларына, укытучыларга һәм ата-аналарга тиешле профилактик эш алып барырга кирәк, ата-аналар үз балаларына транспортны ышанып тапшырырга тиеш түгелләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганда яки ЮТҺләр вакытында транспортны тапшырган ата-аналарга саллы гына штраф санкцияләре каралган.

Район мәгариф бүлеге методисты Нелли Сарбашева үз чыгышында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм сәламәтләндерү лагерьларында балаларның ял итү чорында яшьләр отрядлары эшчәнлеген популярлаштыру буенча планлаштырылган чаралар турында сөйләде. Июнь аенда 12 җәйге мәктәп яны лагеры эшли башлаячак һәм планнарга төрле чаралар (машина йөртү кагыйдәләре турында әңгәмәләр, әлеге тема буенча төрле уеннар, практик дәресләр һ.б.) кертелгән.

Балалар тарафыннан «Өй-мәктәп-өй» маршрутының ничек үтәлүе, балаларда юл-транспорт имгәнүләрен (БЮТИ) профилактикалау буенча нинди чаралар үткәрелүе һәм планлаштырылуы хакында Яңа Чишмә гимназиясе директоры Эльвира Мәхмүтова хәбәр итте.

- Гимназия авыл үзәгендә урнашкан һәм биредә машиналар күп йөри торган юл киселеше, үзәк юл үтә, янәшәдә генә сәүдә объектлары һәм торак сектор. Шуңа күрә без уку елы дәвамында БЮТИ мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез. Сыйныф сәгатьләрендә, ТИН дәресләрендә укучылар белән даими рәвештә әңгәмәләр алып барыла, алар барысы да юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү белән мәшгуль. Барлык балалар да мәктәп бусагасыннан атлап кергәндә үк куркынычсыз «Өй-мәктәп-өй» маршрутын беләләр», - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. - Җәйге каникуллар алдыннан без гомуммәктәп ата-аналар җыелышы уздырачакбыз, анда ата-аналарны каникул вакытында балаларның юлларда травма алу очракларын булдырмас өчен саклык чаралары белән таныштырачакбыз. Шулай ук ЮХК буенча җентекле инструктажны сыйныф җитәкчеләре ата-аналар җыелышларында да үткәрәчәкләр.

«Минем әти-әниләрнең игътибарын ЮХКен үтәүгә юнәлтәсем килә, кайвакыт алар үзләре дә кагыйдәләрне бозалар (юл аша светофорның кызыл уты янганда, җәяүлеләр кичүеннән читтә чыгалар), ә моны бит балалар күрә», - диде Эльвира Мәхмүтова.

«Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ»ның территориаль идарәсе вәкилләре Альберт Гыйльфанов һәм Алина Филиппова үз чыгышларында кешеләрнең юлларда куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм балалар арасында юл травматизмын профилактикалау буенча үткәрелә торган чараларга кагылып үттеләр.

Утырышка нәтиҗә ясап, Ринат Фәсахов барлык  тиешле хезмәтләр тарафыннан да профилактика һәм аңлату эшләре алып бару зарурлыгын билгеләп үтте. ЮХИДИ бүлегенә авыл җирлекләрендә даими рейдлар үткәрергә, ата-аналар җыелышларында балигъ булмаганнарның скутер һәм мопедлар белән идарә итүе өчен административ җаваплылык каралганы турында аңлатырга кирәк. «Безнең өчен иң мөһиме - кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклау», - диде Ринат Фәсахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев