Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә гимназиячеләре Алабугада Суворов хәрби училищесында булганнар

Алабугага сәфәр һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан оештырылган.

Гимназия укучылары полицейский һөнәре белән танышу өчен Россия ЭЭМнең Алабугадагы Суворов хәрби училищесында булганнар.
Алар өчен тарихи урыннар һәм Суворов училищесы музее буйлап экскурсия оештырылган. Экскурсовод уку йортының борынгы бинасы тарихын сөйләгән, аларны махсус җиһазландырылган биналар буенча үткәргән.
Укыган вакытта тикшерү эшләрен башкару өчен җиһазландырылган бүлмәләр: сәнәгать һәм азык-төлек кибетенә охшатып ясалган, шулай ук торак йортта урнашкан зал, йокы бүлмәсе һәм кухня - училище курсантлары өчен өйрәнү урыны булып тора.
Криминалистика кабинеты җиһазлары, шул исәптән кулдан язуны (почерк) өйрәнүгә багышланган стендлар да кызыксындырган. Бина буйлап экскурсиядә булганнан  соң Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлендә, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган ЭЭБ хезмәткәрләренә куелган һәйкәлне дә караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев