Яңа Чишмә Интернат йортында Яңа ел бәйрәме булып узган
Яңа Чишмәдәге Интернат - йортта күптән көтелгән Яңа ел кичәсен уздырганнар.
Интернат-йорт белгечләре әкият геройларына әверелеп, күңелле, матур музыкаль Яңа ел чарасы үткәргәннәр, дип хәбәр итәләр безгә Интернат -йорттан.
Социаль хезмәт алучылар директор Залина Лизуновадан Интернат-йорт тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алганнар, шулай ук эчке волонтерларның ярдәме дә билгеләп үтелгән, биредә яшәүчеләргә бүлмәләрне Яңа елга бизәгән өчен аерым призлар тапшырганнар. Әби-бабайлар шигъри һәм музыкаль конкурсларда катнашканнар, биегәннәр, җырлаганнар. Ә ахырда, гадәттәгечә, Яңа ел лотереясы уйнатканнар. Кыш Бабай һәркемгә Түбән Кама балалар йортында яшәүче сабыйлар ясаган бүләкләрне тапшырган. Шулай ук барысын да район волонтерлары бүләк иткән мандариннар белән сыйлаганнар.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев