Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб булдырылган

Яңа Чишмә районында мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге штаб оештырылган.

«Мобилизация буенча киткән ир-егетләребезнең үз гаиләләре игътибарсыз калмауларын белүләре безнең өчен бик мөһим», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Мобилизацияләнгән якташларыбызның мәктәптә укучы балалары (алар бишәү) мәктәпләрдә бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк, мәктәпкәчә яшьтәге балалар (алар да бишәү) балалар бакчаларына бушлай йөриячәк.

Моннан тыш, мобилизация буенча киткәннәрнең гаиләләре «Жемчужина» бассейнына, «Олимп» УСЗга һәм шугалакка бушлай йөри алачаклар.

Гаиләләргә җаваплы учреждениеләр беркетелгән, анда даими рәвештә әлеге гаиләләр белән элемтәдә торып, барлык мәгълүматларны (шул исәптән кирәкле ярдәм күрсәтү буенча да) район штабына хәбәр итәчәкләр. 

4 октябрьдән өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлады (2-21-54). Ул тәүлек буе һәм ялсыз эшләячәк. Юридик, оештыру яки көнкүреш мәсьәләләре буенча барлык мөрәҗәгатьләр язылып, карау һәм хәл итү өчен район штабына җиткереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев