Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Татарстан Рәисе булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

6 майда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре барышында ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм район активы белән очрашты.

Республика башлыгы РТ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Егор Тарнавский белән бергә район кырлары өстеннән очып узды, аннары «57нче татар ат заводы» территориясендә хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Орел токымыннан 300дән артык ат асрала торган ат заводын карап чыкты, завод директоры Николай Скоковка атларны яхшы карап тотулары өчен рәхмәт белдерде һәм ат заводын алга таба үстерүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Егор Тарнавский кыскача гына районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. 6 майга уҗымнарны тукландыру төгәлләнде, күпьеллык үләннәр дә тукландырылды, чәчү барлык мәйданның 16 процентында башкарылды. Кырларда һәркөнне 40 тан артык трактор эшли. Минераль ашламалар запасы яхшы – бер гектарга 140 кг чамасы туры килә.

Татарстан Рәисе районда язгы кыр эшләренең темплары һәм сыйфатын уңай билгеләп үтте, аларны уңышлы тәмамлауларын теләде һәм районның яңа җитәкчесенә терлекләрнең сакланышына аерым игътибар бирүне йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын лаеклы төстә уздыру кирәклеген аерым ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев