Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районыннан безнең хәрбиләргә автомобиль

Киләсе атнада Александр Карпов, Геннадий Котов һәм Ришат Ситдыйковлар кабат безнең хәрбиләр янына барачаклар.

Яңа Чишмә районы хакимияте безнең сугышчылар өчен УАЗ автомашинасын сатып алган. Район эшмәкәрләре машинага вак-төяк ремонт үткәреп, кышкы көпчәкләр куйганнар, кайбер узелларын алыштырганнар һәм ул өр яңа кебек булган.

Киләсе атна азагында алар кабат махсус хәрби операция зонасына юл тотачаклар, бу юлы инде өч машинада. Шушы көннәрдә район халкы хәрбиләр өчен җылы кием, дарулар, азык-төлек җыю белән мәшгуль. Район хатын-кызлары йон оекбашлар һәм шарфлар бәйли, ә мәктәп укучылары солдатларга хатлар яза.

Сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтү өчен район хакимияте бинасында гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Районда яшәүче һәркем бирегә җылы кием һәм азык-төлек китерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев