Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының төп чыршысы ачылды

Чыршыны ачу тантанасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр

26 декабрьдә Яңа Чишмә РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйдан зур тырышлык куеп бизәлгән - боздан ясалган сыннар төрле төстәге утлар белән балкый, гирляндалы төп чыршы бик матур күренә, зур таудан рәхәтләнеп балалар шуа.

Чыршыны ачу балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең театральләштерелгән чыгышыннан, Кыш бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажларының котлауларыннан башланып китте.

Чарага җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

- Тулаем алганда, район буенча ел нәтиҗәләре яхшы, - дип билгеләп үтте ул. - Мул уңыш җыеп алынды, байтак кына объектлар төзелде, йөзләгән миллион сум акчага социаль объектларга капиталь ремонт ясалды, юллар төзү һәм торак пунктларны төзекләндерү яхшы темплар белән бара.

Вячеслав Козлов район халкына, фермерларга һәм эшмәкәрләргә бүгенгесе көндә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнүче хәрбиләргә күрсәтелгән ярдәмнәре өчен аерым рәхмәтен белдерде. «Барыбыз да егетләребезнең исән-сау, сәламәт һәм Җиңү белән кайтуларын көтәбез», - диде ул. 

Район башлыгы район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Яңа ел теләкләренең тормышка ашуын теләде.

Аннан соң иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган смотр-конкурска йомгак ясалды. Призерларга акчалата сертификатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов тапшырды.

«Авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урын - Чабаксар авыл җирлегенә, икенче урын - Красный Октябрь һәм Акъярга, өченче урын Әдәмсәгә бирелде.

«Район үзәге учреждениеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында - «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы, икенче 

урында - Яңа Чишмә ТКХ МУП, өченчедә - Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты.

«Мәгариф учреждениеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урынны Әдәмсә мәктәбе һәм Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы, икенче урында - Черемухово мәктәбе һәм Әдәмсә балалар бакчасы, өченчедә - Яңа Чишмә гимназиясе һәм башлангыч мәктәп - балалар бакчасы.

«Кулланучылар базары предприятиеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә - беренче урында ИП Шәүкәт Сабиров, икенче урында - ИП Надежда Панфилова, өченчедә - ИП Евгения Канонерова.

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә беренче урын «Савельев А.А.» КФХга бирелде, икенче урында - «Суворов Д. А.» КФХсы, өченчедә - «Архангельское «КФХ»сы.

«Иң яхшы хуҗалык» номинациясендә җиңүчеләр булып Ленинодан Сапаревлар гаиләсе танылды, икенче урын - Чертуш АҖдән Гаризовлар гаиләсенә, өченче урын шул ук авылдан Җиһангировлар гаиләсенә бирелде.

Ринат Фәсахов барлык җиңүчеләргә дә рәхмәтен җиткереп, районның байтак кына учреждениеләре үз объектларын матур итеп бизәгәннәрен билгеләп үтте, барысына да сәламәтлек һәм Яңа елда уңышлар теләде.

Бүләкләү тантанасыннан соң бәйрәм әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев