Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә урта мәктәбендә Җиңү диктантын яздылар

26 апрельдә 12:00 сәгатьтә Бөтен ил буенча ел саен үтә торган тарихи-агарту акциясе узды.

Җиңү диктанты 2019 елдан бирле үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына, Россиянең Хәрби тарихын һәм аның героик үткәнен өйрәнүгә багышланган.

2024 елда акция бөтен ил буенча 27 мең мәйданчыкта Россиянең 89 субъектында узган. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү. Проектны оештыручылар - Бөтенроссия «Бердәм Россия» сәяси партиясе, Россия Тарихи Җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Җиңү волонтерлары» һәм башкалар. Акция Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән уза. 

Безнең районда диктантны Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында яздылар. Анда 5-7 сыйныф укучылары, өлкән сыйныф укучылары, «Аҗаган» яшүсмерләр клубы, «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы вәкилләре - барлыгы 30 кеше катнашты.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алексей Кирилков һәм район волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Снежана Маланчева катнашучыларны теркәп, Җиңү диктантының махсус бланкларын һәм биремнәр белән тест тараттылар.

Элекке еллардагы кебек үк, тест Бөек Ватан сугышы темасына кагылган 25 сораудан торды. Ул катнашучылар өчен авыр булмады, чөнки алар бу чорны күптән түгел генә тарих дәресләрендә өйрәнгәннәр. Әмма чынлыкта, сораулар катлаулы иде, гәрчә диктантны ел саен язучылар, аны елдан-ел җиңелрәк икәнен билгеләсәләр дә. Ник алай дисәгез, чөнки проект ярдәмендә сугыш турындагы белемнәр тулылана. Быел биремнәр Ленинградны тулысынча азат итүнең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, хәрби вакыйгалар хронологиясенә багышланган иде, хәрби җитәкчеләр, разведчиклар, фронтовиклар ике тапкыр Советлар Союзы Геройлары, хәрби операцияләр һ. б. турында сораулар да булды.

Болар барысы да үткәндәге тарихи вакыйгаларны белүгә, Бөек Ватан сугышы дәресләренә кызыксынуны арттыруга, шул исәптән һәркем өчен яңа һәм кызыклы мәгълүматларны ачыклауга юнәлдерелгән.

Диктантны онлайн узганга күрә нәтиҗәләрне тест тәмамлануга ук белергә мөмкин иде. Онлайн булмаган форматта катнашучылар үз нәтиҗәләрен 1,5 - 2 айдан соң беләчәк. Иң күп балл җыйган федераль җиңүчеләр махсус чакыру буенча Мәскәүдә Җиңү парадына бару мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, аерым уңышларга ирешкән катнашучыларга югары уку йортларының профильле факультетларына кергәндә ташламалар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев