Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Ватанны саклаучылар елы старт алды

Бу уңайдан 24 гыйнварда район мәдәният йортында тантаналы чара узды

2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аеруча мөһим һәм символик мәгънәгә ия карар бу. Ул барлык каһарманнарга — сугыш елларында илебезне саклаучылардан алып СВО зонасында үз бурычларын үтәүче безнең заман сугышчылары истәлегенә кадер-хөрмәт билгесе. Ул буыннар дәвамчанлыгын, заманнар бәйләнешен һәм ватанпәрвәрлекнең һәм Ватанны саклауның мәңгелек кыйммәтен ассызыклый.

Кызганычка каршы, районда сугыш ветераннары калмады. Аларның соңгысы Григорий Быков белән без 2024 елның көзендә хушлаштык. Әмма тылда җиңү яулаган тыл хезмәтчәннәре — сугышның барлык авырлыкларын кичергән замандашлары – 8 сугышта катнашучыларның тол хатыннары һәм 38 тыл ветераны әле исән. Район башлыгы Вячеслав Козлов чарада катнашучыларга сәламләү сүзендә шулар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген 163 якташыбыз СВО зонасында ата-бабаларының каһарманлыгын дәвам итә, илебезне яклыйлар.

Чарада ялга кайткан өч сугышчы да катнашты. Зал аларны алкышлар белән сәламләде. Вячеслав Козлов сугышчыларга батырлыклары өчен, ә аларның әти-әниләренә шундый уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!» - дип, ул яшь буынның игътибарын бу балаларга юнәлтте.

Вячеслав Козлов волонтерларга, эшмәкәрләргә, оешмаларга, нефть компанияләренә, районда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләре һәм бу эшне дәвам итүләләре өчен рәхмәт белдерде. Ул СВО зонасына махсус операция башланганнан бирле район тарафыннан 97 гуманитар йөк җибәрелүе турында сөйләде.

- Бу кешеләр үз ихтыярлары белән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркемендә акча җыялар һәм безнең егетләргә төрле кирәк-яраклар, кием-салым, азык-төлек, мичләр, окоп шәмнәре, автомобильләр җибәрәләр. Махсус операция башланган вакыт белән чагыштырганда, моны сугышчылар да раслый, безнең гаскәрләрнең тәэмин ителеше күпкә яхшырды. Ә «гуманитарка” җибәрү, һичшиксез, анда күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Район башлыгы сугышчыларыбызга тагын бер кат рәхмәт белдерде, сабырлык, рух ныклыгы теләде:

-Сез алгы сызыкта батырларча сугышасыз һәм, безнең тынычлыкны саклап, иң катлаулы сугышчан бурычларны үтисез. Рәхмәт сезгә!

Вячеслав Козлов залга төште һәм сугышчыларга бүләкләр тапшырды, ә алып баручылар, яклаучыларыбызга тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын теләделәр.

Патриотик концерт «Шешминка» хореография ансамбле чыгышы һәм Сергей Бушенев башкаруында «Родина» шигыре белән ачылды. Программа бик бай иде: «Шешминские зори», «Сударушка», «Рябинушка», «Моңлы Чишмә», «Архангельская краса», «Илем» халык вокаль ансамбльләре, «Ладушки» балалар ансамбле, солистлар Рамилә Халикова, Светлана Соловьева, Сергей Хорьков, Ксюша Пузикова, Илсөяр Дәүләтшина һәм Нәкыя Кашапова дуэты һәм башкалар. " “Отчего так в России березы шумят?», "За Россию», «Исән генә кайтыгыз», «Русских не победить», «Туган як», «Край родной», «Война — не мамка»,"Едут по Берлину наши казаки" һ.б. җырлар яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны җылы алкышлап кабул итте.

Ватанны саклаучылар елы рәсми старт алды. Бу вакыт эчендә районда тарихи хәтерне саклауга, ватанпәрвәрлек, Ватанны саклауда буыннар дәвамчанлыгы тәрбияләүгә багышланган күп төрле чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев