Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасында «Каз өмәсе»

Ноябрь ахырында Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында өлкән төркем тәрбиячесе Наталья Совкова балалар белән «Каз өмәсе» бәйрәмен үткәргән.

Татар йортының хуҗабикәләре оныкларын кунакка чакырганнар һәм балаларга татар авылларында салкыннар башлану белән каз итен кышкылыкка әзерләү йоласы турында сөйләгәннәр.

Балалар казның нинди мөһим һәм файдалы кош булганын белгәннәр. Аның итеннән тәмле татар ризыклары әзерләнә, мамыгыннан йомшак мендәрләр ясала, каз мае туңу һәм салкын тию очракларында файдалы. Элек балаларга каз муенын киптереп һәм борчак тутырып, хәтта, уенчыклар да ясаганнар.  Казлар күп булган очракта, аларны йолку өчен күп кеше кирәк булган һәм монда тизлек һәм уңганлыкта  көч сынашучы яшь, җитез кызлар ярдәмгә килгән. Эш беткәннән соң каз өмәсендә катнашучылар җырлаган, биегән һәм тәмле ризыклар белән сыйланган, шул рәвешле бу көн күңелле бәйрәмгә әверелгән. 

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әбиләр белән татар биюен бии белүдә көч сынашканнар, «Чума урдәк, чума каз», «Парлашу» кебек халык уеннарын уйнаганнар һәм бәйрәмне «Каз канаты» татар халык җырына бию күрсәтеп, тәмамлаганнар. Алар татар халкының үзара ярдәмләшеп яшәвен, кунакчыл һәм күңелле булуын гәүдәләндергән «Каз өмәсе»нең борынгы татар йоласы булуын белгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев