Яңа Чишмәнең Балалар иҗаты үзәгендә «Бозда һәм суда сак булырмын» дигән темага видео һәм рәсемнәр конкурсы үткән
Конкурска йомгак 14 ноябрьдә ясалган.
2022 елның 14 ноябрендә «Бозда һәм суда сак булырмын» республика конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалган.
Балалар иҗат үзәге директоры Евгения Янова районның мәгариф учреждениеләре укучыларыннан барлыгы 36 эш кабул ителүе турында сөйләгән.
Эшләрнең иң яхшысын сайлау җиңел булмаган, әмма барысы да әлеге тема буенча рәсем конкурсының муниципаль этабында Яңа Чишмә гимназиясеннән Оля Галимова җиңүче булыр дигән фикергә килгәннәр
Видео - конкурста Петропавел мәктәбеннән Алина Насибуллинаның видео - ролигы җиңү яулаган.
Евгения Янова конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдергән һәм аларның һәркайсы сертификат белән бүләкләнәчәген әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев