Яңа ел алдыннан очрашу
Район башлыгы Вячеслав Козлов шәхсән үзе мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган.
«Бу яңа ел алды көннәрендә без бары тик яхшы хәбәрләр генә алуны телибез һәм күптән көтелгән шатлыклы очрашуларны көтәбез, - диләр мобилизацияләнгән яңачишмәленең әти-әнисе Александр һәм Наталья. - Бу атнада шундый очрашуларның берсе булды инде: безнең өйгә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчевалар килеп китте.
Без аларның килүләре, безне улыбыз турындагы уй-борчуларыбыз белән ялгыз калдырмаулары өчен бик рәхмәтлебез. Вячеслав Михайлович безнең белән сөйләште, шулай ук нәрсәгә мохтаҗ булуыбыз турында сорашты, килеп туган теләсә нинди проблемалар буенча аңа мөрәҗәгать итәргә кушты».
«Вячеслав Михайлович белән аралашканнан соң күңелгә бераз җиңелрәк булып китте. Без улыбызның, шулай башка егетләрнең дә исән-сау кайтуларын көтәбез»,- диде Наталья.
И.Лобачева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев