Ярминкәдә яңачишмәлеләрнең кереме - 1,3 млн. сум (фото)
Шимбә көнне, 23 декабрьдә, Яңа Чишмә эшмәкәрләре Казанда үткән чираттагы ярминкәдә катнашканнар.
Казандагы әлеге ярминкә яңачишмәлеләр өчен быел соңгысы булган. 2022 елда алар барлыгы 14 ярминкәдә катнашканнар, шул исәптән 8е көз көне үткән.
12 сәүдә ноктасында ит (сыер, ат ите), кош-корт түшкәләре (каз, мулард, бройлерлар), сөт һәм сөт продукциясе, яшелчәләр, бал, пироглар, кышкылыкка әзерләнгән (тозланган) яшелчәләр һ.б. сатылган.
Һава торышы начар булуга карамастан, башкала халкы авыл продукциясен бик теләп сатып алганнар. Алып килгән бар нәрсәләр, нигездә, сатылып беткән. Гомуми керем 1,3 млн. сум тәшкил иткән.








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев