Яхшы хезмәт өчен лаеклы бүләк
Россия Федераль суд приставлары хезмәте директоры боерыгы белән өлкән суд приставы Илнар Хәлим улы Адиев II дәрәҗә «Хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Суд приставлары хезмәтендә Илнар Адиев 15 елдан артык эшли, югары юридик белемгә ия.
Әлеге хезмәт вакытында үзен башкаручан, грамоталы һәм намуслы хезмәткәр итеп күрсәтә, барлык йөкләнгән эшләрне билгеләнгән срокларда башкара.
Тату гаиләдә өч бала тәрбияләнә.
Илнар Адиевка бүләкне Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров Казанда узган киңәшмәдә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев