Җиңүчеләрне грантлар көтә
"РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасында III социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде. 2011 елда Яңа Чишмә районыннан шушы конкурста катнашкан тугыз проектның өчесе җиңүче булды. "Аҗаган" яшүсмерләр клубы ("Туган як" номинациясендә) откан 240 мең сумлык грант балалар мәйданчыклары төзүгә тотылды, "Мәгълүматый җәмгыять - киләчәккә караш"...
"РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасында III социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы игълан ителде.
2011 елда Яңа Чишмә районыннан шушы конкурста катнашкан тугыз проектның өчесе җиңүче булды. "Аҗаган" яшүсмерләр клубы ("Туган як" номинациясендә) откан 240 мең сумлык грант балалар мәйданчыклары төзүгә тотылды, "Мәгълүматый җәмгыять - киләчәккә караш" ("Шәфкатьлелек" номинациясе) проекты өчен бирелгән грант акчасына (105130 сум) ММҮ аудио-видеоматериаллар, канцтоварлар, җиһазлар сатып алды. "Шәфкатьлелек гаване" проекты өчен Яңа Чишмә РҮХ 150 мең сум акча алды һәм шушы акчага инвалидлар палатасы өчен физиотерапия җиһазы сатып алды.
Быел конкурска сигез оешмадан гомуми бәясе 3697575 сумлык 13 проектка гариза бирелде.
"Аҗаган" яшүсмерләр клубы "Сәламәтлек - шәп нәрсә" ("Физкультура һәм спорт" номинациясендә) проектында авылда хоккей тартмасы төзү, аны тиешле спорт җиһазлары белән җиһазлау бурычы куя. Проектның гомуми бюджеты - 232698 сум. Яңа Чишмә гимназиясе "Киләчәк лидеры" проектын (280 мең сумлык) сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып җибәргән.
"Яшьлек халык театрын торгызу" исемле проектны (315 мең сум) Чаллы Башы мәдәният йорты хәзерләгән, ул яшь буынны театрга тарту, киләчәктә Шахмай авыл җирлегендә яшәүче халыкларның иҗатын тирәнтенрәк өйрәтү максаты куя. Яңа Чишмәдәге Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерүгә "Без яши торган йорт" проекты багышлана. Проект җиңә калса, 714285 сумга сукмакларны, тротуарны, юлларны асфальтлау, насадкалары белән мотоблок, куак һәм чәчәк үсентеләре сатып алу ниятләре бар. Интернат-йортның "Ел әйләнәсенә витаминнар" икенче проекты җиңүгә ирешсә (447097 сум) капиталь теплица җиһазлары сатып алачаклар.
Үзәк китапханә челтәренең "Балаларны китап укуга җәлеп итү һәм китаплар" проектының гомуми бюджеты 440 мең сум тәшкил итә. Проектның максаты - сыйфатлы балалар әдәбияты (китаплар) сатып алуга акчаны арттыру, балалар арасында инновацион һәм нәтиҗәле китап уку формаларын файдалану. ҮКС тагын бер проект эшли, ул "Кечкенә шәһәрләрне һәм торак пунктларны төзекләндерү" дип атала (500 мең сумлык). Җиңә калсалар, акчасы балалар мәйданчыклары, ял парклары төзүгә, йортларны, подъездларны төзекләндерүгә һ.б. тотылачак. ҮКС 500 мең сумлык тагын ике проект өстендә эшли. Бу район үзәгендә крайны өйрәнү музее оештыруга юнәлдерелгән "Туган як тарихы музее" һәм "Ялгыз калган өлкән кешеләр һәм инвалидлар турында кайгырту" проекты. Соңгы проект эре шрифтлы китаплар һәм журналлар, релаксация һәм сәламәт яшәү буенча пособиеләр сатып алуны финанслауны күздә тота. "Кайгырту" ХСХКҮ "Игелекле эшләр остаханәсе" ("Шәфкатьлелек" номинациясе) проекты хәзерләгән, гомуми бюджеты - 80475 сум. Үзәк белгечләре, пенсия яшендәге хатын-кызлар - проектны тормышка ашыручылар уңышсыз һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән үсмер кызларны кулланылган әйберләрне ремонтларга һәм реставрацияләргә җәлеп итәчәкләр, тегү технологиясен үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.
Яңа Чишмә РҮХ-нең "Балаларга шатлык бүләк ит" проекты инвалид балалар өчен дәвалау физкультурасы кабинеты оештыру, аларны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән. Проектның 231 мең сумы кабинетка медицина җиһазлары алуга, кадрлар укытуга тотылачак. Яңа Чишмә БСМ-нән "Сынлы сәнгать" классы укытучысы Г.М. Рамазанова инвалидлар өчен тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тудыруга проект хәзерләгән. Ул "Алтын куллар" дип атала. Өйрәтүнең мультимедиа чаралары ярдәмендә инвалидлар сәләтләрен ача һәм башкалар белән беррәттән җәмгыять тормышында үзләре дә катнаша алачаклар. Быел конкурста җиңүчеләр күп булыр дип өметләник. Анда катнашучыларга куелган максатларына ирешүдә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев