2017 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районы территориясендә зыян күрүчеләр белән 9 ЮТҺ теркәлгән, 12 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган (шул исәптә 3 бала) һәм ике кеше үлгән.
Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда ЮТҺ саны 75 % ка, зыян күрүчеләр саны 50 % ка арткан, үлүчеләр саны бер кеше иде, икәү булды.
ЮТҺ-ның төп сәбәпләре: тизлекне арттыру, чиратлылыкны үтәмәү , исерек хәлдә булу һ.б.
Һәлак булучылар да булган ЮТҺ хакында без хәбәр иткән идек инде, бу: район үзәгендәге Урау юл читендә җиңел автомашина КамАЗ белән бәрелешүдән пассажир авыр тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәдә үлгән иде (2017 елның маенда); Әдәмсәдә җиләк җыярга барганда өлкән яшьтәге ир-ат машинасы белән артка таба хәрәкәт иткәндә үзенең хатынын бәрдерә (2017 елның июле).
7 ай эчендә матди зыян белән 76 ЮТҺ теркәлгән (үткән елның шул ук чорында - 69). Транспорт һәлакәтләре, нигездә, Казан - Оренбург, Акъяр - Чирмешән һәм Яңа Чишмә - Ширәмәт юлларында килеп чыга.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә 7 ай эчендә ЮХК-ен бозуның 1967 очрагы ачыкланган (үткән елның шул ук чорында - 1809). Кагыйдә бозуның күпчелеге - тизлекне арттыру (444), иминлек каешларын эләктермәү (280), балаларны утырту җайланмаларыннан башка йөрү (47), узып китү (обгон) кагыйдәләрен бозу (26), шулай ук исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итү (36 шофер).
Карарларны электрон вариантта җибәрү абонентларының санын арттыруны активлаштыру өчен юридик затлардан 18 һәм физик шәхесләрдән 128 гариза кабул ителде.
Районда даими төстә "Тоннель" операциясе үткәрелә, аның барышында 467 ЮХК-ен бозуга чик куелган, шул исәптә исерек хәлдәге 4 шофер ачыкланган.
Бүгенгесе көндә 968 мең 300 сумлык бурычлары булган 40 кеше бар. Шулардан усал ният белән түләмәүче 27 кешенең штрафлар буенча бурычлары 673 мең сум тәшкил итә һәм аларның ирекле түләү вакыты чыккан инде. Суд приставлары белән берлектә үткәрелгән рейд барышында без мондый шоферларны аерым игътибар үзәгендә тотабыз. Штрафларны түләмәгән өчен өч автомобильгә арест салынды.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре шулай ук юллар торышын һәм хәрәкәтне оештыруны да күзәтәләр. Безнең районда федераль юлның озынлыгы 28 км (Казан-Оренбург) һәм 222 км җирле автоюл бар. Юл - урам челтәрләрен тиешенчә тотмаган өчен урындагы шәхесләргә 11 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен вазыйфаи шәхесләргә карата 2 административ беркетмә төзелде (юлларны ремонтлау һәм тоту кагыйдәләрен бозу), алар административ җаваплылыкка (штрафка) тартылды. Шулай ук юлны бозган өчен урындагы (вазыйфаи) бер кешегә дә штраф салынды.
Евгений Михайлов,
районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы,
полиция өлкән лейтенанты
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев