Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Игътибар үзәгендә- халыкның хезмәт активлыгы

Республикада халыкның хезмәт активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәләре үтә. Чираттагы киңәшмә Спас районында үтте, анда район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге безнең делегация дә катнашты.

Кама аръягы зонасындагы 10 районның авыл җирлекләре башлыклары һәм ШЯХ җитәкчеләре катнашында үткән киңәшмәдә республика АПК да хуҗалык итүнең кече формаларында булган проблемалар каралды.
Пленар утырыш башланыр алдыннан җыелучыларның барысы да агросәнәгать күргәзмәсен карадылар, анда фермер хуҗалыклар һәм шәхси хуҗалык продукцияләре, авыл хуҗалыгы техникасы, сувенирлар һ.б. куелган иде.
Киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җылы сәламләде һәм «республикада ШЯХ-ларга һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Безгә авыл тормышын, кешеләрнең яшәү рәвешен саклап калу мөһим, ә болар аша - күпмилләтле халкыбызның милли мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф – гадәтләрен саклап кала алачакбыз. Бу бурычны хәл итү өчен һәр районда тормышка ашырыла торган 38 президент программасы эшли», - дип билгеләп үтте.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җыелучылар алдында чыгыш ясап, «республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар статусы шактый артты. Бүген авыл халкының күпчелеге җир алырга, авыл бизнесы алып баруга кыю адым ясый. Безнең бурыч - һәр авылда шәхси хуҗалыклар оештыру» дип ассызыклады. Ул шулай ук, Татарстанда ел саен фермерларга грант ярдәме өчен бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар күләме арта, әйтик, 2019 елда «Эш башлаучы фермер» программасына бишәр миллион сум  акча юнәлдереләчәк (быелгы 3 млн. урынына), гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә 30 млн. сумга кадәр булачак (10 млн. урынына). Һәр АҖ башлыгында актив кешеләр исемлеге булырга тиеш, аларны авыл бизнесына җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә кирәк,   дип саный министр.
Утырыш азагында иң яхшы авыл җирлекләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыкларын бүләкләү тантанасы булды. Татарстан авыл җирлекләре арасында үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов «терлекләрнең баш санын арттыру һәм терлекләрнең тыгызлыгын саклап калу» номинациясендә җиңүче дип танылды. Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов аңа Җиңүче Дипломы һәм акчалата премия тапшырдылар (рәсемдә).
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында терлекчелекне үстерү буенча конкурс нәтиҗәләрендә җиңүчеләр арасында Чуаш Чабаксарыннан Сергей Илдулов та бар иде. Аңа да шулай ук Җиңүче Дипломы һәм акчалата премия тапшырылды.
Азат МУСИН. 
Фото ТР Дәүләт 
Советының рәсми 
сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев