Икеайлык дәвам итә
Апрельнең беренче ункөнлегендә төзекләндерү икеайлыгы кысаларында шактый эшләр башкарылды.
Барлык оешмалар, учреждениеләр территорияләрне чистартуга керештеләр, районда яшәүчеләрнең күбесе үзләренең йорт яны участокларын җыештырды.
Барлык авыл җирлекләрендә дә халыкка белешмәләр – хәбәрләр таратылды, аларда йорт яны кишәрлекләрен чистарту бурычлары җентекләп язылган.
Барлык учреждениеләрдә янәшәдәге территорияләрне җыештыру буенча өмәләр узды, алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Мәгариф учреждениеләре һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре сыерчык оялары әзерләүдә актив катнашты, макулатура җыю дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев