Иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү!
27 июльдә күпфункцияле үзәк (МФЦ) хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Яңа Чишмә районының күпфункцияле үзәге кулланучылар өчен уңайлы офис булып тора, аны һәркем файдалана ала. Көн саен өзлексез хезмәт күрсәтү процессы белгечләрнең бердәм командасына бәйле булуы ачык. Яңа Чишмә филиалында бүлек башлыгы һәм өч белгеч үз эшләрен башкара, эш көнендә уртача 45 мөрәҗәгать кабул ителә.
Коллектив тарафыннан башкарылган эш нәтиҗәләрен 11 ел дәвамында күрсәтелгән хезмәтләр статистикасы раслый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр универсаль белгеч тәрәзәдән күрсәтә ала торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төре 300гә җитте.
Күп функцияле үзәкнең Яңа Чишмә филиалы коллективына нык сәламәтлек, рухи көч, авыр һәм мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Фотода: баш белгеч -Щипанова Алена Валерьевна, башлыгы - Моратшина Гөлназ Илдус кызы,1 категорияле белгеч - Трунова Регина Геловна, әйдәп баручы белгеч - Гафиятуллина Эльвина Әнвәр кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев