Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чаралары

Җиңү Көне алдыннан районда бәйрәм чаралары үтәчәк, ә 9 майда һәр җирдә юбилей тантаналары булачак. 6 майда төштән соң районда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велосипедта узышлар, ә 8 майда кич белән район үзәге урамнары буйлап автойөреш булачак. 8-10 майга Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Олимп" УСЗ-да кикбоксинг буенча турнир...

Җиңү Көне алдыннан районда бәйрәм чаралары үтәчәк, ә 9 майда һәр җирдә юбилей тантаналары булачак.

6 майда төштән соң районда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган велосипедта узышлар, ә 8 майда кич белән район үзәге урамнары буйлап автойөреш булачак. 8-10 майга Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында "Олимп" УСЗ-да кикбоксинг буенча турнир үткәрү планлаштырылган.
9 майда, иртәнге сәгать 7 дән башлап, район үзәгендә дә, район торак пунктларында да тантаналы чаралар узачак.
Яңа Чишмәдә ретро-техника хәрәкәте, учреждение һәм оешмалар коллективлары йөреше 8 сәгать 30 минутта башланачак. Аннан соң тыныч вакытларда вафат булган сугыш ветераннары хөрмәтенә төзелгән яңа һәйкәлне ачу, сәгать 10 да Мәңгелек ут янында тантаналы митинг булачак һәм веноклар куелачак.
Сәгать 11 дән көндезге 1 гә чаклы һәлак булган сугышчы якташларыбызга куелган һәйкәл артындагы паркта концерт, ретро-биюләр, конкурслар, спорт ярышлары белән күмәк күңел ачулар булачак. Кыр кухнясы, шашлык, пешкән ризыклар, туңдырма, соклар һ.б. белән урам кафесы эшләячәк.
Кич белән шунда ук тематик дискотека һәм төнге сәгать 10 да бәйрәм салюты булачак.
Искәрмә: 7 һәм 9 майда иртәнге сәгать 8 дән 10 га чаклы Ленин урамы автотранспорт өчен ябылачак (7 майда генераль репетиция булачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев