Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Интернат-йортта тормыш гөрләп бара

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат — йортта яшәүчеләргә социаль — көнкүреш һәм аларга медицина — социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре үзвакытында хәл ителә.

Бүгенгесе көндә Интернат-йортта 54 кеше яши, шул исәптән өч кеше түләүле нигездә. 2023 елда 15 кеше кабул ителгән, кызганычка каршы, 14 кеше үлгән. Бу хакта атналык планеркада Интернат-йорт директоры Залина Лизунова хәбәр итте.

2023 елда биналарны ремонтлау буенча барлык планлаштырылган эшләр уңышлы үтәлгән, биредә яшәүчеләрне диспансерлаштыру һәм вакцинацияләү, мәдәни — ял итү чараларын гамәлгә ашыру, конкурсларда катнашу һ. б. үткәрелгән.

Учреждениедә 34 хезмәткәр, шул исәптән 9 белгеч эшли. 2023 елда барлык белгечләр дә укулар узган һәм квалификацияләрен күтәргәннәр.
Узган ел койма өлешчә алыштырылган, видеокүзәтү яңартылган, беренче катка капиталь ремонт ясалган һәм душ бүлмәсе дә ремонтланган. Бу максатларга 3 млн сумнан артык акча тотылган.

Өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту буенча күп эшләр башкарыла (көн саен күзәтү, даими рәвештә тирәнтен медицина тикшерүе һәм 100 % диспансерлаштыру һәм гриппка каршы вакцинация).

Откан грантлар буенча урам, бүлмә тренажерларында һәм җиһазларында занятиеләр, атна саен кинофильмнар күрсәтү, презентацияләр, шулай ук музыка — яктылык — ароматерапияләр үткәрелә. Биредә яшәүчеләр өчен табигатькә сәяхәтләр, «Сабантуй» бәйрәме, дәүләт һәм дини бәйрәмнәр, инвалидлар һәм өлкәннәр ункөнлеге хөрмәтенә төшке ашлар һәм концертлар оештырыла.

Хезмәткәрләр һәм биредә яшәүчеләр СВО зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү акцияләрендә актив катнашалар: хәйрия ярдәме җыялар, печенье пешерәләр, өйдә камыр ризыклары һәм варенье ясыйлар, хуш исле үләннәрдән чәй төргәкләп, сугышчыларга хатлар да язалар.

2023 елда Интернат — йорт Татарстан Республикасының 425 мең сумлык грантын откан, бу акчалар агымдагы елда территорияне төзекләндерүгә китәчәк.

Интернат — йортка хәйриячеләр һәм волонтерлар да нык ярдәм күрсәтәләр.
Мәсәлән, 2023 елда «Шешмаойл» ИК 228 мең сумлык йокы бүлмәсенә куела торган җиһазлар, шулай ук яшәүчеләргә Яңа ел бүләкләре белән ярдәм күрсәткән.

Яңа Чишмә КМС заводы карават янына куела торган өстәлләр сатып алуда ярдәм иткән, «Картлык та шатлык» хәйрия фонды шәхси гигиена әйберләренә 100 мең сумнан артык акча бүлеп биргән.

Евгения Конанерова, Ришат Билалов, Мария Дубровина, Дмитрий Суворов, Нияз Галәветдинов, Гүзәлия Гайнатуллина, Горшководан Госсаметдиновлар гаиләсе даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтәләр, моның өчен аларга Интернат-йорт хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр бик тә рәхмәтле.

Быел да Интернат-йорт хезмәткәрләре биредә яшәүчеләргә медицина ярдәмен һәм социаль — көнкүреш хезмәтләрен тагын да яхшырту буенча намуслы хезмәт күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев