Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнәбез

Җиңүнең 79 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында берничә мәсьәлә каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев Җиңү көнен бәйрәм итү чаралары планы турында хәбәр итте.

Бәйрәм алдыннан күп кенә чаралар планлаштырылган. Сугыш турында шигырьләр уку буенча марафон, строй һәм патриотик җыр смотр-конкурсы, вело — һәм автоузышлар, «Җиңү шәме» акциясе, урамда нәфис фильмнар күрсәтеләчәк, ә 9 Майда — ретро — техника парады һәм тантаналы митинг, кичен — бәйрәм концерты булачак.

Өлкән буынга нинди ярдәм күрсәтелә — бу хакта «Кайгырту» ХСХКҮ директоры Наталья Зубатова хәбәр итә. Бүгенгесе көндә районда 1 сугыш ветераны, сугышта һәлак булган 9 катнашучының тол калган хатыннары һәм 49 тыл хезмәтчәннәре яши. Аларның барысы да социаль ярдәм ала.

Красный Октябрь һәм Чабаксар АҖ башлыклары Владимир Захаров һәм Марина Гурьянова үз җирлекләрендә Җиңү көненә әзерлек турында хәбәр иттеләр. Красный Октябрьдә һәйкәлне ремонтларга, ә Чабаксар АҖнең ике авылында да яңа һәйкәлләр төзү таләп ителә (хәзерге һәйкәлләр якынча 40 ел элек төзелгән). Әлеге мәсьәлә район башлыгының контроленә алынды.

Музей директоры Галина Талаева үзенең чыгышында элек билгеле булмаган сугышта катнашучыларның исемнәрен торак пунктлардагы истәлек мемориалларына кертергә кирәклеген билгеләп үтте.

Утырышны тәмамлап, Вячеслав Козлов барлык торак пунктларда да һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерергә һәм төзекләндерергә кушты, шулай ук сугышта катнашучыларның каберләрен һәм кабер ташларын ремонтлау һәм төзекләндерү кирәклеген билгеләп үтте. «Сугышта катнашучыларның берсе дә онытылырга тиеш түгел», — дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев