Йортларны карап чыгу дәвам итәчәк
Янгын куркынычсызлыгы чараларын профилактикалау буенча эшне көчәйтергә, күп балалы, имин булмаган гаиләләргә, шулай ук ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга аерым игътибар биреп, йортларны карап чыгуны дәвам итәргә кирәк.
Бу хакта район башлыгы Вячеслав Козлов атналык планеркада әйтте һәм тиешле хезмәтләргә конкрет, планлы эш алып барырга кушты.
Күптән түгел Тукай районында җиде кеше (шул исәптән дүрт бала) һәлак булган янгын куркынычсызлык эшен көчәйтү өчен сәбәп булды.
ПСЧ-174 начальнигы Айдар Канафин районда янгынга каршы вазгыять турында хәбәр итте. 2023 елның 6 аенда 41 янгын булган (2022 елның шул ук чорында — 10). Алар арасында 26 янгын — коры үлән, чүп — чар яндыру аркасында, 15е — корылмаларга ут кабу. Янгыннарда 1 кеше һәлак була һәм 2 кеше зыян күрә.
Гражданнарны «Торак» операциясе кысаларында янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максатыннан ПСЧ хезмәткәрләре йорт-җирне әйләнеп чыгалар. Йортта яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрелә, янгынга каршы тематикага ашыгыч хезмәт телефоннары язылган белешмәлекләр тапшырыла. Агымдагы елда 3815 кешене колачлап, 298 рейд үткәрелгән. Йортларны карап чыгу дәвам итәчәк.
Планеркада күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр яшәгән йортларда торакны тикшерү һәм янгын-профилактика эшен үткәрү буенча мәгълүмат белән социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева чыгыш ясады.
2023 елның 5 аенда 18 рейд үткәрелгән, күп балалы, аз керемле һәм имин булмаган гаиләләр яшәгән 93 йортта булганнар. Карап йөрү барышында янгын куркынычсызлыгы чараларына аерым игътибар бирелә, әңгәмәләр үткәрелә.
Мондый гаиләләрнең йортларында АПИ датчиклары урнаштырыла. 2022 елда 549 датчик куелган, быел 155 күп балалы гаиләгә урнаштыру таләп ителә.
Эшмәкәрләр Любовь Гулькова һәм Ирина Еронтьева АПИ (автомат янгын хәбәрчеләре) өчен 170 данә батарея сатып алуга хәйрия ярдәме күрсәткәннәр.
Рейдлар барышында электр үткәргечләрен (әгәр ул тузган булса), АПИда батареяларны алыштыру һәм башка искәрмәләр дә күрсәтелә, болар барысы да махсус журналларда теркәлә.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, рейдлар ГТХМ һәм полиция хезмәткәрләре катнашында үтәргә тиеш, якын арада райондагы барлык йорт хуҗалыкларында булып, янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүнең мөһимлеген халыкка аңлатырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев