Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иртәгә, 3 декабрьдә, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге старт алачак

    3 декабрьдән 13енә чаклы «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге үтәчәк.

    10 көн дәвамында укучыларыбыз 2021 елның 1 ярты еллыгына ташламалы бәядән - 671,70 сумга языла алалар. Хөрмәтле газета укучылар, кемнәр язылырга өлгермәгән, бу көннәрдә почта бүлекчәләренә баруыгызны сорыйбыз.

    Газетага редакциябездә дә ярты елга 500 сумнан язылырга була, тик бу очракта газетаны редакциядән килеп алырга туры киләчәк.

    Призлар уйнатуда катнашу өчен язылу турында квитанцияләр керү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, уйнатуда 2020 елның 1 сентябреннән 30 декабренә кадәр 6 айга «ЯЧХ»нә язылган барлык абунәчеләр, шул исәптән дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылучылар да катнаша. Әлегә без 50гә якын квитанция алдык. Аларны Яңа Чишмә, Ленин урамы, 102 нче йорт адресы буенча яки безнең эл.почтага җибәрегез. Квитанцияләр 15 гыйнварга кадәр кабул ителә, призлар уйнату – 29 гыйнварда. Без 25 приз уйнатабыз, төп приз - безнең химаячебез Ринат Мохитовтан эл. ит тарткычы.

    1 декабрьгә әлегә 1400гә якын абунәче язылган. Ункөнлек эчендә аларның саны шактый артыр дип өметләнәбез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: