Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Иртәгә Яңа Чишмә районына эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киләчәк

Иртәгә, 15 майда, Яңа Чишмә районына эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киләчәк.

Алар район башлыгы Вячеслав Козлов белән вертолетта район кырларын карап чыгачак, язгы-кыр эшләренең барышы белән танышачак, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән очрашачак.

14 май иртәсенә районда чәчү мәйданнарының 86%нда чәчү эше башкарылган. Хәзер соң чәчелә торган культураларны чәчү бара.

«АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖләре һәм «Козлова М.И.» КФХсы чәчүлекләрне чүп үләннәреннән һәм бөҗәкләрдән саклау эшен башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев