Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чертуш авылының мәдәният йортында «Кабак» бәйрәме узган

«Татар халкы борынгыдан кабак үстерү белән мәшгуль. Хәзергесе вакытта да, авылыбызда һәр гаилә үз бакчаларында күп итеп кабак үстерә.

Малларга да сый, үзеңә дә файдалы ризык. «Кабак» бәйрәмен башта онлайн үткәрдек, төрле номинацияләрдә авылдашларыбыз фотолар җибәрделәр, ә республикабызның төрле районнарында яшәүчеләр шигырьләр язып көч сынаштылар. Без аларга электрон дипломнар да юлладык. Рәхмәт, Сезгә»,-дип хәбәр итә редакциягә Чертуш АМЙ мөдире Рәмзия Мусина.


 - Ә бүген мәдәният йортында офлайн «Кабак» бәйрәме күңелле узды. Үзешчән артистларыбыз - Миңсылу апа Мостафина, Галия Хәлиуллина, Мусина Чулпан һәм Саттаров Тимур «Кабак» дип исемләнгән театраль күренеш куйдылар. Соңыннан без авылдашларыбызны котлап, диплом һәм бүләкләр тапшырдык. Бәйрәмгә килүчеләр кабактан тәмле ризыклар, хәтта, кабак бәлеше да пешереп килгән иделәр. Рәхмәт. Бәйрәм ахырыннан тәмле чәйләр эчеп, сөйләшеп, җырлашып утырдык. Киләсе елга да уңышлар мул, илебез тыныч булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев