Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кабат демография турында

Узган ел Яңа Чишмә РҮХ-дә 72 малай һәм 73 кыз бала дөньяга килгән, 1000 кешегә исәпләгәндә бу сан 10,5 (республикада - 15) тәшкил итә.

Районнан читтә булган бала тудыру йортларында тагын 71 яңачишмәле туган. Шулай итеп, туучы сабыйлар саны 216 га җиткән. Ана капиталы программасы нәтиҗәле чара булды, гаиләләр ишәя бара: гаиләләрдә туган беренче бала 30% булса, икенчеләре 41% тәшкил итә, өченчеләр - 16%, дүртенчеләр - 13%. 43 бала (29,5%) тулы булмаган гаиләләрдә туган.
Узган елда 58 пар никахларын рәсмиләштергән, шуның 13-се милләтара никах, 1 пар балигъ булганчы өйләнешкән. 1000 кешегә исәпләгәндә никахлашу акты 4,2 тәшкил итә (республикада - 7,5). Тик яңачишмәлеләр районнан читтә дә теркәләләр. Андыйлар - 90 пар. Нәтиҗәдә барлыгы 148 яңа гаилә туган. Гаризаларның 97 проценттан артыграгы дәүләт пошлинасы түләп Дәүләт хезмәтләре Порталы (on-line) аша бирелә.
37 пар аерылышкан, 2012 елдан бирле аерылышучылар саны арткан (19%ка). Бу соңгы елларның гомуми тенденциясе. Районнан читтә аерылышучылар юк. 1000 кешегә 2,7 акт (республикада - 4,1) туры килә. 2013 елда 147 ир-ат һәм 93 хатын-кыз (барлыгы 240 кеше) вафат булган, 1000 кешегә 17,3 акт туры килә. Республикада бу күрсәткеч - 12,2, районнарда - 13,5. Районнарда үлем-китемнең 0,4%ка кимүе күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев