Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

QR-код белән бәйле чаралар популяр түгел, әмма кирәкле

Укучыларыбызга хәбәр ителгәнчә, 11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция кертелде.

QR-кодлар кертү безнең барыбыз өчен дә - иң оптималь вариант. Чөнки, әгәр дә аларны кертмәсәк, яңа локдаун (барлык предприятиеләрне тулысынча ябу) булырга мөмкин, ә бу бизнеска һәм башка өлкәләргә бик зур бәла.
ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта QR-кодларны кертү популяр түгел, әмма кирәкле чара, дип билгеләп үтте.

Искәртеп узабыз, 11 октябрьдән концерт заллары, кинотеатрлар тамаша залларын 50% ка гына тутыра алачак. Бу шулай ук спорт залларына һәм бассейннарга, 400 кв.метрдан артмаган сәүдә үзәкләренә дә кагыла.

Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә. Яшәү урыныннан бары тик медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү, прививка ясау урынына, якындагы кибеткә бару, чүп чыгару һәм этләрне урамда йөртү өчен генә чыгарга мөмкин.

Бу мәкерле авыруны фәкать прививка ясап кына җиңәргә була. Соңгы мәгълүматлар буенча, Яңа Чишмә районында 8700 кеше (18 яшьтән өлкәнрәкләр – 9870 кеше) вакцина ясаткан. 9 ноябрьдән мәҗбүри вакцинация таләпләрен үтәүгә эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә – хезмәт коллективларында тикшерүләр узачак. - Авыруга гомуми иммунитет формалаштыру өчен халыкның 80% ы вакцинация процедурасын узарга тиеш. Безнең район өчен бу 7900 кеше һәм без, күргәнебезчә, моны башкардык, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, СПЭК рәисе Александр Еронтьев. - Безнең районда вакцинация темплары начар түгел, әмма Красный Октябрь, Архангел Бистәсе, Тубылгы Тау, Чаллы Башы һәм Петропавел Бистәсе кебек торак пунктларда өлкән яшьтәге кешеләргә прививка ясау эшен активлаштырырга кирәк. Районда вакцина запаслары бар. - Коронавирус белән хәл киеренке кала, соңгы көннәрдә ул көзге чорда ОРВИ, грипп һәм башка салкын тию авырулары белән авыручылар саны арту белән дә катлаулана. Бу тагын бер кат прививканы (шул исәптән гриппка каршы да) ясарга кирәклеге турында сөйли, - дип нәтиҗә ясады Александр Еронтьев. Коронавирус чоры башыннан бирле Яңа Чишмә районында 86 зарарлану очрагы теркәлгән, шул исәптән сентябрь-октябрь айларында – 14 очрак. - Атна саен ОРВИ авыруы белән авыраучыларның 
100дән артык, хастаханәдән тыш пневмониянең 20гә якын очрагы ачыклана, - диде Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. – 9 кеше Чистайдагы ковид госпиталендә, 23 кеше хастаханәдән тыш пневмониядән безнең РҮХдә дәвалана. Район халкының санитар куркынычсызлыкның барлык чараларын катгый үтәүләрен сорыйбыз – кулларны еш юарга, антисептиклар белән эшкәртергә, маскалар кияргә, 
социаль дистанцияне сакларга һ.б. Авыруның беренче билгеләре булуга ук (температура күтәрелү, йөткерү) табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ковидка каршы чикләүләр кертелү сәбәпле, кайбер предприятие һәм учреждениеләргә QR-кодлар күрсәткәндә генә керергә мөмкин. - QR-кодлар барлык җәмәгать туклануы нокталарында (кафе, рестораннар), Ленин урамындагы «Домой» кибетендә, шулай ук «Олимп» УСЗ һәм «Жемчужина» йөзү бас
сейнында булганда кирәк, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. Безнең белешмә. QR-код, вакцинация турында сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Әгәр авыру табибка мөрәҗәгать итмәсә, йә авыруны симптомсыз үткәргән булса, аның QR-коды булмаячак. QR-кодны телефоннан күчереп алырга, шулай ук кәгазьдә бастырып чыгарырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев