«Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнар янында булган
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 80 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрендә булганнар.
Бу гамәл Тубылгы Тау, Ленино һәм Горшково авылларында яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын тикшерү, өйдә социаль хезмәт күрсәтү формасында һәм стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗлыкның булу-булмавын ачыклау максатларында үткәрелгән.
Шул ук вакытта көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж, автомат янгын хәбәрчеләрен тикшерү, өлкән яшьтәге гражданнарга ашыгыч хезмәт телефоннары турында мәгълүматлар бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев