Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Капремонт программасы үтәлә

Соңгы елларда районның күпфатирлы йортларында яшәүче йөзләгән кеше торакка капиталь ремонт республика программасы хисабына үзләренең торак шартларын яхшырта алганнар. -Район үзәгендә, Красный Октябрьдә, Екатерина, Волчья Бистәләрендә дистәләгән күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясалды, - дип сөйли төзелеш, архитектура һәм ТКХ начальнигы Фәрит Гайфетдинов. -Быелгысы елда программага Черемухово Бистәсендә 8...

Соңгы елларда районның күпфатирлы йортларында яшәүче йөзләгән кеше торакка капиталь ремонт республика программасы хисабына үзләренең торак шартларын яхшырта алганнар.
-Район үзәгендә, Красный Октябрьдә, Екатерина, Волчья Бистәләрендә дистәләгән күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясалды, - дип сөйли төзелеш, архитектура һәм ТКХ начальнигы Фәрит Гайфетдинов. -Быелгысы елда программага Черемухово Бистәсендә 8 фатирлы ике катлы йортны капиталь ремонтлау, Яңа Чишмәдә 12 йортка ремонт һәм подвалларны җылыту керде.
Әлеге ремонт эшләренә 4,8 млн. сум күләмендә акча сарыф итү күздә тотыла. Акчалар республика һәм район бюджетларыннан бүлеп биреләчәк, торак милекчеләре дә шулай ук өстәмә финанслауда катнашалар (счет -фактураларда капремонт өчен түләү кертелгән - фатирның 1 кв.метры өчен биш сум).
Агымдагы елда торакны капиталь ремонтлау буенча эшләрне "Блокстрой" җәмгыяте башкара. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Клюев безгә агымдагы елда программаның ничек үтәлеше турында сөйләде.
-Район үзәгендәге 11 йортта (Ленин, Буреев, Совет, Чернышевский урамнарындагы) без подвалларны җылытырга тиешбез, - дип билгеләп үтте. -Бүгенгесе көндә 8 йортта подваллар җылытылган, эш тапшырылган. Совет урамындагы 62 нче номерлы йорт подвалы да җылытылган, тик әлегә ул тапшырылмаган. Чернышевский урамындагы 25, 27 нче йортларда эш 70-80%ка башкарылган (подвалларда грунт сулары булу безнең эшне тоткарлый, хәзер аны суыртып алабыз) һәм июль башларына эшне төгәллибез.
Ленин урамындагы 26 нчы йортта подвал эчләрендәге канализация торбаларын һәм өй эчләрендәге салкын су белән тәэмин итү торбаларын алыштыру буенча эшләр төгәлләнеп килә.
-Капремонт программасына Черемухово Бистәсендәге йорт та кергән, анда ниләр эшләнгән?
-Бүгенгесе көнгә (безнең сөйләшү 23 июньдә булды) подъездга ремонт ясалды, буярга гына калды, салкын су белән тәэмин итү торбалары, шулай ук барлык электр үткәргечләр (санагычларны да куеп) алыштырылды. 24-25 июньдә шифер түбәләрне профнастилга алыштыру эшенә керешәчәкбез һәм шуннан соң йорт фасадын буярга ниятлибез.
Р.S. Гади булмаган икътисадый хәлгә карамастан, капиталь ремонт эшләре күләме республика буенча үткән ел белән чагыштырганда хәтта арткан да. Болардан башка, МЙ, ФАП-лар, мәктәпләргә капиталь ремонт эшләре дәвам итә, яңаларын төзү бара - безнең районда быелгысы елда Черемухово Бистәсендә яңа мәктәп, район үзәгендә яңа балалар бакчасы һәм Яңа Иванаевода яңа клуб файдалануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев