Казанда районның иң яхшы хат ташучысын бүләкләделәр
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә Татарстан почтальоннарының республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Яңа Чишмә районы Черемухово почта бүлекчәсенең иң яхшы хат ташучысы Мария Лисина да бар.
Бүләкләү чарасына барлык районнардан иң яхшы хат ташучылар килде. Аларны «ТАТМЕДИА» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Татарстан почтасы» җитәкчесе урынбасары Алексей Костин сәламләде.
Чистай почтамты мәгълүматлары буенча Мария Лисина «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылуны узган ел белән чагыштырганда күпкә арттырган һәм җиңүче булган.
Аны истәлекле бүләге белән котлыйбыз һәм агымдагы язылу кампаниясендә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев