Күчмә пункт – эшли

Район авылларында саклык кассаларының ябылуы халыкта ризасызлык уятты, шул нисбәттән җирле власть органнарына шикаятьләр алынды, район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашу вакытында халык бу хакта да сүз кузгатты. Хәзер халыкка 2555/074 номерлы күчмә касса операцияләре пункты хезмәт күрсәтәчәк. Евгений СТАРОВ
Хәзер күчмә пункт тест режимында эшли башлый, 6 февральдә машина Акъярда сынап каралды, 7 февральдә без Акбүрегә бардык, анда "Рәсәй Саклык банкы" ААҖ-нең 2555 номерлы Чистай бүлекчәсе начальнигы Елена Ткачева белән очрашып, халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа формасы турында сөйләвен үтендек. Ул халыкның кертемнәре 159,3 миллион сум тәшкил итә, физик шәхесләргә 29692 кертем ачылган, 737 пенсионерга хезмәт күрсәтелә, дип билгеләп үтте. Узган ел 44,7 млн. сумлык салым һәм 68,5 мең сумлык коммуналь түләүләр кабул ителгән. Авылларда саклык кассаларының ябылуы авыл кешесе өчен бик зур уңайсызлыклар тудырды. Һәм менә күчмә пункт бу эштә зур ярдәм булачак, күчмә пункт авылларга аена ике мәртәбә чыгачак. Хәзер һәр авылда электр белән туклану кабельләре һәм Интернетка тоташу җайланмасын хәзерләргә кирәк. Машинада кассир урыны җиһазланган, машинаның арткы өлешендә ике клиент сыешлы, алар өчен белешмәлекләр, төрле операцияләр һәм кертемнәр турында брошюралар да куелган. Кассир клиент белән төзелгән банк счетлары килешүе, сумнарда банк кертемнәре килешүе буенча акчаларны кабул итә һәм бирә, клиент йөкләмәсе буенча акча күчерә, шул исәптә штрафлар, салымнар, җыемнар, пошлиналар, коммуналь һәм башка түләүләр буенча да. Күчмә пунктта шулай ук пенсия белән тәэмин итү турындагы килешүләр, халыкка пособиеләр һәм компенсацияләр (РФ законнарына туры китереп) түләү буенча дәүләт программаларын үтәүгә килешүләр буенча түләүләр башкарыла, банклардан алган кредитлар буенча бурычлар һәм алардан файдаланган өчен процентларны түләү хисабына акчалар кабул ителә. Банк счетлары һәм банк кертемнәре килешүләрен төзү мөмкинлеге дә бар. Киләчәктә банк картасыннан акча алырга мөмкинлек бирүче программа да көйләнәчәк. Республика буенча мондый күчмә пунктлар әлегә өч районда гына бар һәм хәзер аларның эшен көйләү белән шөгыльләнәләр. Саклык банкында акчалары (вкладлары) булган һәм аның хезмәтләреннән файдаланырга күнеккән халык өчен хезмәт күрсәтүнең әлеге төре, һичшиксез, файдалы булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 10:54Икеайлык чорында полигон эшләячәк Төзекләндерү икеайлыгы чорында Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны ачык булачак.11800
-
9 апрель 2021 - 09:55Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак Изге рамазан ае башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан быелгы рамазан аеның Татарстан мөселманнары өчен булган үзенчәлекләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.12500
-
8 апрель 2021 - 11:538 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 698 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.15800
-
8 апрель 2021 - 11:44Яшь гаиләләргә - дәүләт ярдәме Дәүләт яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бушлай ярдәм күрсәтә.15600
-
8 апрель 2021 - 11:39Терроризм - җәмгыятькә янау Хәзерге вакытта кешелек бик куркыныч, рәхимсез һәм мәкерле нәрсә - террорчылык белән очраша.15700
-
8 апрель 2021 - 11:30Агымдагы елның язында Яңа Чишмә районыннан 17 егетне армия сафларына чакыру планлаштырыла Медкомиссиягә 120гә якын егет чакырылган, аларның 9ы билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында килмәгән.15800
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18500
-
8 апрель 2021 - 10:01Рамазан ае башланырга берничә көн калды Агымдагы елда изге Рамазан ае 13 апрельгә туры килә, ә тәравих намазы (ай дәвамында укыла торган махсус намаз) 12 апрель кичендә мәчетләрдә укыла.15500
-
7 апрель 2021 - 14:307 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 665 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән,31е чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 22 кеше өйдә дәвалана.16900
-
7 апрель 2021 - 12:10Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: Яңа Чишмә районында апрель чаралары Гыйнвар-февраль айларында район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә 14 меңнән артык кешене колачлап 800ләп чара үткәрелгән.16100
-
7 апрель 2021 - 11:37Ел башыннан алып Яңа Чишмә районында читтән кертелгән аракы сатуның күләме арткан Ике ай эчендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан өч литр легаль булмаган хәмер әйләнештән алынган.16000
-
7 апрель 2021 - 09:56Яңа Чишмәдә күзәтүчеләр өчен укулар булып узды Агымдагы елда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау төп сәяси вакыйга булачак.15700
-
7 апрель 2021 - 09:51Волчья Бистәсенең Үзәк урамына канализация сулары ага Авыл халкы соңгы тапкыр канализацияне февраль башында суыртып алуларын хәбәр итә.15500
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
9 апрель 2021 - 09:19Савымчы Наталия Еферова сөт саву буенча лидерлар рәтендәЕл башыннан бирле авыл хуҗалыгы оешмаларында «Козлова М.И.» КФХның машина белән сыер саву операторлары сөт саву буенча лидерлыкны ышанычлы тота.7200
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18500
-
8 апрель 2021 - 09:47Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында техниканың чәчүгә әзерлеген тикшерделәр Район хуҗалыкларында чәчү алдыннан техниканы комиссия тикшерде15800
-
8 апрель 2021 - 11:30Агымдагы елның язында Яңа Чишмә районыннан 17 егетне армия сафларына чакыру планлаштырыла Медкомиссиягә 120гә якын егет чакырылган, аларның 9ы билгеләнмәгән сәбәпләр аркасында килмәгән.15800
-
8 апрель 2021 - 11:538 апрельгә Татарстанда COVID-19ның 19 698 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 33 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 17 кеше өйдә дәвалана.15800
-
8 апрель 2021 - 11:39Терроризм - җәмгыятькә янау Хәзерге вакытта кешелек бик куркыныч, рәхимсез һәм мәкерле нәрсә - террорчылык белән очраша.15700
-
8 апрель 2021 - 11:44Яшь гаиләләргә - дәүләт ярдәме Дәүләт яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен бушлай ярдәм күрсәтә.15600
-
8 апрель 2021 - 10:01Рамазан ае башланырга берничә көн калды Агымдагы елда изге Рамазан ае 13 апрельгә туры килә, ә тәравих намазы (ай дәвамында укыла торган махсус намаз) 12 апрель кичендә мәчетләрдә укыла.15500
-
9 апрель 2021 - 09:42Язын теплица туфрагын ничек дөрес эшкәртергә? Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирде12500
-
9 апрель 2021 - 09:55Ураза вакытында мәчетләр ачык булачак Изге рамазан ае башланырга бер атнадан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан быелгы рамазан аеның Татарстан мөселманнары өчен булган үзенчәлекләр турында матбугат очрашуында сөйләделәр.12500
-
9 апрель 2021 - 10:54Икеайлык чорында полигон эшләячәк Төзекләндерү икеайлыгы чорында Яңа Чишмәдә каты көнкүреш калдыклары полигоны ачык булачак.11800
-
9 апрель 2021 - 09:19Савымчы Наталия Еферова сөт саву буенча лидерлар рәтендә Ел башыннан бирле авыл хуҗалыгы оешмаларында «Козлова М.И.» КФХның машина белән сыер саву операторлары сөт саву буенча лидерлыкны ышанычлы тота.7200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика