Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • КДН отчет тота

    Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе үткән ел эшләренә йомгак ясады.

    Аның төп бурычлары булып балигъ булмаганнар күзәтүсезлеге һәм тәртип бозулар профилактикасы системасындагы органнар һәм учреждениеләр эшчәнлеген координацияләү, шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм яңадан торгызу тора.
    2015 елдагы эшләргә отчетны КДН-ның җаваплы сәркатибе Лилия Суфиянова әзерләгән.
    2015 елда КДН тарафыннан 34 утырыш үткәрелгән, анда 103 административ эш карап тикшерелгән: балигъ булмаганнарга карата - 16, ата-аналарга карата - 83 һәм башка кешеләргә карата - 4.
    35 беркетмә буенча кисәтүләр ясалган, калганнары буенча гомуми күләме 47700 сумлык штраф салынган.
    Бүгенгесе көндә алты балигъ булмаган бала КДН-да исәптә тора, алар җәмәгать тәрбиячеләренең даими контролендә.
    Җинаять кылуның төп сәбәбе - гаиләнең уңышсыз булуында. РҮХ, мәктәпләр, "Кайгырту" ХСХКҮ "социаль хәвеф-хәтәр" төркеменә керүче гаиләләрне ачыклау буенча эш алып баралар, алар шундый гаиләләрнең өйләрендә булалар.
    Шушы эшләр нәтиҗәсендә 5 гаилә социаль патронатка куелган, монда балигъ булмаган 9 бала яши. Гаиләләрнең барысы да ата-аналарның алкогольле эчемлекләр куллану аркасында балаларын тәрбияләүдән, укытудан баш тарту сәбәпле исәптә торалар. Ведомствоара исәптә - 4 гаилә, аларда 8 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
    Уңай якка үзгәрү сәбәпле 6 гаилә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителү белән бәйле рәвештә тиешле нәтиҗәгә ирешмәгән 1 гаилә исәптән төшерелгән. Ата-ана хокуклары чикләнгән кешеләр белән тернәкләндерү чаралары алып барыла: аларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре җәлеп ителә, алкоголь бәйлелегеннән кодлаштыруга булышлык күрсәтелә.
    Патронажга алынган гаиләләрдә ата-аналарга эшкә урнашуда, вакытлыча яки даими эш эзләүдә, пособиеләр билгеләтү өчен тиешле документлар җыю һәм торгызуда, балаларны сәламәтләндерү-дәвалауны оештыруда, гаиләнең көнкүреш шартларын җайга салуда, торакта санитар-гигиена шартларын тудыруда, алкоголь бәйлелегеннән дәвалануда, мохтаҗ гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүдә булышлык-ярдәм күрсәтелә.
    Профилактик эш уңай нәтиҗә бирмәгәндә ата-ана хокукын чикләү яки мәхрүм итү мәсьәләсе килеп баса. Әйтик, 2015 елда ата-ана назыннан мәхрүм калган 9 бала Алексеевск районындагы "Кайгырту" приютына җибәрелгән. Нәтиҗәдә сабак алган ата-аналарның күпчелеге тормыш рәвешен уңай якка үзгәртә.
    2015 елның октябрь-декабрь айларында "Кайгырту" ХСХКҮ белгечләре район территориясендә яшәгән хәвеф төркеменә кергән гаиләләрне тикшерү максатыннан күчмә рейдлар үткәргән. 2016 елда 4 гыйнвардан 12сенә чаклы балигъ булмаган 91 бала тәрбияләнгән 27 гаилә тикшерелгән. Үткәрелгән рейд нәтиҗәләре буенча янгын куркынычсызлыгы буенча кайбер таләпләрнең үтәлеп бетмәве ачыкланган. Хуҗаларга аларны бетерү генә түгел, төрле яктан булышлык күрсәтергә кушылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: