Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кечкенә авыл ничек яши

    Красный Октябрь поселогыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан Новопоселенная Лебедка авылына илтүче юл каты түшәмәле: бу торак пункт "Кечкенә торак пунктларга чаклы юллар" федераль программасына кертелгән. 19 гыйнварда Новопоселенная Лебедка клубында үткән гражданнар җыенында да шул хакта сөйләнде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты. Красный...

    Красный Октябрь поселогыннан 10 чакрым ераклыкта урнашкан Новопоселенная Лебедка авылына илтүче юл каты түшәмәле: бу торак пункт "Кечкенә торак пунктларга чаклы юллар" федераль программасына кертелгән.
    19 гыйнварда Новопоселенная Лебедка клубында үткән гражданнар җыенында да шул хакта сөйләнде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты.
    Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина 2014 елда АҖ башкарма комитетының эшләгән эшләренә хисап тотты һәм 2015 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде.
    2014 елда бу авылда планлаштырылган эшләр үтәлгән, аерым алганда, Үзәк урамда суүткәргеч ремонтланган, урамнар төзекләндерелгән, үләт базына реконструкция ясалган, урамнар яктыртылган, җирдән файдалану мәсьәләләре хәл ителгән.
    2015 ел планында һәр йортка чаклы урамнарны яктырту эшен төгәлләү, суүткәргеч ремонтлау, сквер ясау, үзара салым буенча референдум үткәрү (хәзер ул башка авылларда да киң файдаланыла, нәтиҗәсе дә уңай) дә каралган. Хәзергә актуаль саналган бурычларны хәл итү өчен һәр гражданнан икешәр йөз сум акча җыю тәкъдим ителде.
    Лебедкада халык аз яши һәм акчалар, мисал өчен, суүткәргечләрне ремонтлауга җитәрме икән (бу мәсьәлә халыкны күптән борчый инде), әмма республика бюджетыннан халыктан җыелган һәр бер сумга тагын 4 сум өстәләчәк. Димәк, авылдагы халык өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл итү өчен әлеге акчалар биш тапкырга артачак. Мондый бүләктән кем генә баш тартыр икән? Ә бит 500 әр сум да җыярга мөмкин һәм бу очракта аның күләме тагы да күбрәк артачак. Тик кайберәүләр уртак эшкә 200 сум да бирергә теләми. Халык бит үзе үк чистартылмаган начар юлларга, язын исә нефтьчеләрнең зур техникалары тагы да юлны сафтан чыгаруларына (язын юллар ябык булырга тиеш югыйсә), тапшырылган сөт өчен ике ай акча түләмәүләренә, хәер сөтне биш көнгә бер җыюны да туктатуга зарланалар. Пай җирләре өчен печән бүлеп бирелми, бары бөртек кенә бирәләр һәм терлекләрне көтү дә кыйммәткә төшә, шуңа да МЭТ асрау файдалы түгел. Җәй җиткәч йортларның күпчелек өлеше кабат сусыз калуга кайгыралар.
    Новопоселенная Лебедка авылында узган гражданнар җыенына йомгак ясап, Ринат Фәсахов монда халыкның актив түгеллеген билгеләп үтте: җыенга нибары 27 кеше генә килгән. Ит һәм сөт сату кебек табышлы эш белән шөгыльләнүче гаиләләр аз (бөтен хуҗалыкка нибары 13 сыер). ШЯХ кредитларыннан файдаланмыйлар, ә авылда 9 эшсез, үзләренә табышлы шөгыль табарга теләмиләр.
    Файдалы сөйләшүләрдән соң күңеллерәк темага күчтек.
    Авыл тормышында актив катнашуы өчен АМЙ директоры Ольга Федоровага район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды, "Кулон" ҖЧҖ тракторчысы Виктор Филатовны юбилее белән котлап, бүләк бирделәр. Татьяна Федоровага да (туган көне җыен үткәрелгән көнгә туры килде) котлау сүзләре ирештерделәр.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: