Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Күңеле һаман яшь әле

Быел Яңа Чишмәдә яшәүче Наталья Дмитриевна Михееваның яшелчә бакчасында менә шундый гаҗәп зур кабак үскән. -Ничек шулай итеп үстерә алдыгыз? - Белмим, аерым бернәрсә дә сипмәдем, үсте дә үсте ул, -ди үзе дә шаккатып Наталья Дмитриевна.

- Бу кабакны ишегалды коймасы өчен багана итеп куярга була, - дип көлә килене Любовь, - без аны икәү дә күтәрә алмадык.
Наталья Дмитриевна яшелчә бакчасыннан ел саен мул уңыш ала, чөнки уңган -булган, эшчән кеше ул. Җәй буе бакчасыннан керми дә диярлек: бар эшне дә үзе башкара. Быел карбыз һәм кавыны да гөрләп уңды. - Балалары, оныклары - барыбыз да рәхәтләнеп, туйганчы ашадык, безнең әни бакчасында бик күп булды,- дип сөйлиләр килене Любовь һәм улы Евгений.
Наталья Дмитриевна тормыш иптәше белән (мәрхүм инде) 4 кыз һәм 4 ул тәрбияләп үстерәләр, аның 14 оныгы һәм 3 оныкчыгы. Барысын да кеше итәр, олы тормыш юлына чыгарыр өчен күпме көч таләп ителгәнен бер Ходай Тәгалә белә! Хәзер Наталья Дмитриевнага 84 яшь, шулай да ул әле бүген дә яшьләргә биргесез: гел хәрәкәттә, гел нәрсә белән дә булса мәшгуль. Бакчасында казынырга да ярата, оныкларын карашырга да өлгерә, алар да аны бик яраталар, дус хатыннары - яшьтәшләре белән дә элемтәне югалтмый, гел аралашып яши.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X