Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Хезмәт итүем белән мин горурланам!»

Төрле елларда хезмәт иткән солдатлар армия аларны нәрсәгә өйрәтүләре турында сөйләделәр

Николай ГУСЛЯРОВ, мәктәп директоры

1979 - 1981 елларда Томск шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә кече сержант званиесендә хезмәт иткән. «Белемем буенча мин медик, шуңа күрә мине шунда ук медсанчастькә санинструктор итеп билгеләделәр. Безнең частьтә 1200 солдат хезмәт итте, ә медсанчастьтә авырулар өчен 8 койка гына. Ул вакытта эпидемияләр юк иде, шуңа күрә авыру хезмәттәшләр күп булмады. Демобилизациядән соң 40 ел вакыт узды, ә күп кенә хезмәттәшләр – төрле милләт егетләре белән хәзер дә дус, аралашабыз. Алар арасында руслар, татарлар, украиннар, кыргызлар, әрмәннәр, белоруслар бар. Хатирәләр белән уртаклашабыз. Армия - ул батырлык, туганлык мәктәбе. Барлык егетләргә әлеге мәктәпне узуларын телим. Армиядә начарлыкка өйрәтмиләр».


Раил ШӘФИГУЛЛИН, ЮХИДИ бүлеге инспекторы 

2016 - 2017 елларда Свердловск өлкәсендә һәм Ингушетиядә хезмәт иткән. Танкка каршы дивизия, 31 бригада, рядовой.«Минем хыялым тормышка ашты - мин Кавказда хезмәт иттем. Армия көннәре барлык егетләрнеке кебек үтте. Әлбәттә, хезмәт җиңел булмаса да, бик кызыклы иде. Шунысын әйтәм, Кавказда хезмәт итү кыенрак, әмма хезмәт итеп була. Нәкъ менә шунда хәзерге хезмәтем өчен кирәкле психологик һәм физик чыныгу алдым да инде».


Азат МУСИН, газетабызның баш мөхәррире

1976 - 1978 елларда Төрекмәнстан ССРның Мары шәһәрендә ПВО гаскәрләрендә хезмәт иткән, старшина. «Учебкадан» соң ярты ел дивизия штабының команда пунктында радист булып хезмәт иттем, аннан соң бер ел яшь солдатларга Морзе әлифбасын, ягъни радиотелеграфчы белгечлегенә өйрәттем.

Хезмәт иткәннән соң инде 40 елдан артык вакыт узды, тик кайчагында «дембель» альбомын караштырганда, хезмәттәшләремне искә алам, бүгенге көнгә кадәр «морзянка»ны, код һәм шифрларны тулысынча беләм. Кайчагында, хәтта тынычлану өчен, бармакларым белән «шакылдатып» алам. Яшьләргә теләкләр - армиядән баш тартмагыз, ул мөстәкыйльлеккә, чыдамлыкка өйрәтә, физик һәм рухи яктан ныгыта».


Николай ХРАМЫШЕВ, ерак араларга йөрүче шофер 

1999 - 2001 елларда Чечняда һавадесант гаскәрләрендә хезмәт иткән. «Батырлык» ордены (2001 ел) сугышчан бүләге бар. «Учебканы» Омскида уздым, анда парашюттан беренче тапкыр сикердем. Аннары Ставропольгә 247 нче гвардия десант-штурм полкына (в/ч 54801) җибәрделәр. Әлеге часть шунда ук Чечен Республикасына озатылды. Минем армия хезмәте турындагы хатирәләрем төрлечә: яхшы яклары да (сугышта югалтуларсыз, җиңеп чыккандагы шатланулар), авыр минутлары да (сугышта иптәшләремне югалтулар) булгалый. «Батырлык» орденын Николай сугышчан хәрәкәтләрдә геройлык күрсәтүе өчен алган. 


Максим КОНАНЕРОВ, РҮХ табибы

2007 - 2009 елларда Екатеринбургта хезмәт иткән. Званиесе - медицина хезмәтендә өлкән лейтенант. «Югары медицина белеме һәм ике еллык эш тәҗрибәм булганга, махсус билгеләнештәге мед. отрядка (МОСН) 

җибәрделәр. Ул хәрби конфликтлар вакытында һәм гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Тынычлык урнаштыру көчләре составында мине, табиб – анестезиолог - ревматолог буларак, Грузия - абхаз чигенә озаттылар. Атышулар вакытында яраланган хәрбиләрне генә түгел, тыныч халыкны да коткарырга туры килде». (2008 елның гыйнварында Абхазия газетасы шундый бер очрак турында язган иде « ... табиб, лейтенант Конанеровның югары һөнәри осталыгы һәм төгәл эш итүе аркасында, фаҗигаләр булмый калды» Авт.). Армиядә хезмәт итү елларын чираттагы тормыш этабы дип саныйм, аны барлык ир-атлар узарга тиеш. Хәлнең радикаль алмашуы тормыш кыйммәтләрен яңадан барларга, һәр нәрсәнең кадерен белергә ярдәм итә».


Владимир ВЕДЯКИН, агроном – пенсионер

Хезмәт еллары - 1972 елның ноябреннән 1975 елның гыйнварына кадәр Благовещенскида үткән. Званиесе - өлкән сержант. «Миңа Кызыл Байрак Ерак Көнчыгыш чик буе округында хезмәт итәргә насыйп булды. «Грэй» кушаматлы яңа дустым белән Приморьеда инспектор-кинологка «учебка»  уздым. Частькә кайткач, легендар чик сакчысы Михаил Павленко исемендәге «Марково» линия заставасына җибәрделәр. Сержант званиесендә Амур елгасы буенда совет-кытай чиген сакладым. Грэй белән хезмәт этләре инструкторлары арасында округ ярышларында катнаштым, 2 урынны яуладык. Өлкән сержант званиесе бирелде, эт асраучылар бүлеге командиры итеп билгеләндем. Бүләкләрем дә бар («Старший погранотряда», «Воин - спортсмен 1 разряда», «Отличник погран. войск 1 класса»). Хезмәт итү дәверендә шуны аңладым: командирларның боерыкларын үтәү генә аз, үз башыңны да «эшләтергә», инициатива күрсәтергә һәм укырга иренмәскә кирәк».


Җәүдәт ҖӘЛӘЛЕТДИНОВ, АҖ башлыгы

1989 - 1991 елларда Адегия Республикасының Майкоп шәһәрендә гвардия сержанты званиесендә хезмәт иткән. «Минем хезмәтем Кызыл Байрак Төньяк Кавказ хәрби округында ракета гаскәрләрендә «Радиостанция начальнигы» вазыйфасында узды. Мин хезмәт иткән часть «Запорожье-одесса, 47 нче гвардия ракета бригадасы» дип аталды. Безнең частьтә төрле милләт егетләре бар иде, бигрәк тә Украина һәм Төньяк Кавказдан. Без барыбыз да бер гаилә кебек идек. Запорожьедан булган хезмәттәшем белән (рәсемдә уңнан) мин хәзер дә аралашам, әлегә күрешә генә алмыйбыз, тик өметне югалтмыйбыз. Армия елларын мин, Ватан алдындагы бурычымны үтәгәнем өчен, горурлык белән искә алам. Ике улым да - ракета гаскәрләрендә хезмәт итте: Ленар - Уссурийскида, Ирек - Псковта. Шулай булгач – ракетчиклар династиясе. Өченче улым да, икеләнмичә, хезмәт итәргә җыена».


Николай ТЕМНИКОВ, укытучы 

1980 - 1982 елларда Ташкентта хезмәт иткән. «Төрекмәнстан хәрби округының 148 кыр элемтә бригадасында өлкән радиотелеграфчы буларак хезмәт иттем. Морзе әлифбасын, телеграф ачкычы белән эшләргә өйрәндем (ти-ти, та-та...). Р-140 М мобиль радиостанцияне, аннары тагы да камилрәген (яңа Р-161) алдым. Алар икесе дә ЗИЛ-131 автомобильләре базасында урнаштырылган. Хезмәт кызыклы, даими рәвештә кырга өйрәнүләргә чыктык. Ярты елдан соң радиостанция начальнигы итеп билгеләндем (3 кешедән торган экипаж: начальник, радиотелеграфчы, шофер). Бөтен Урта Азияне йөреп чыктык. Хезмәт иткәндә шулай ук вакытлыча старшина, взвод командиры һәм, хәтта, рота командиры вазыйфаларын башкардым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев