Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Хәрби – диңгез флоты көне - хәрби диңгезчеләрнең, Россия флоты хәрбиләренең һәм ветераннарның профессиональ бәйрәме

Россия Федерациясе Хәрби - диңгез флоты көне (ВМФ) - Россиянең диңгез чикләре сагында торучыларның һөнәри бәйрәме. Әлеге көн ВМФ офицерларына һәм диңгезчеләренә багышланган булса да, аны бәйрәм итү масштабын бөтен халыкныкы дип атарга да була.

Яңа Чишмә районында бу көн иң популяр бәйрәмнәрнең берсенә әверелде, чөнки күп кенә якташларыбыз диңгез флоты сафларында хезмәт иткән һәм итә.
Россия ВМФ ветераннарын әлеге истәлекле көн белән котлауны оештырган активистлар арасында яңачишмәлеләр Иван Лосев, Вячеслав Холин, Василий Попков, Андрей Песоцкий, Валентин Абрамов, Семен Сипатров, Алик Вәлиуллиннар бар.
- Пандемия белән бәйле хәлләр уңаеннан без диңгезче-ветераннарның зур командасы булып җыела алмадык, шуңа күрә иптәшләребезне кечкенә генә төркем белән күреп кайтырга булдык. Якшәмбе көнне Виктор Былинкинны өенә барып күрдек, Николай Попков янгын частендә кизү тора иде, ә кемнәрдер урып-җыюда эшли иде, - дип сөйли Иван Лосев.
Михаил Козырев - комбайн руле артында эшләүчеләрнең берсе.
- Әлбәттә инде, мин бәйрәм турында хәтерлим, хәтта махсус зәңгәр - ак сызыклы футболка да кидем, әмма бу көннәрдә уңыш өчен көрәш тә мөһим эш булып тора бит, - ди Михаил. - Мотор тавышы аркасында автомобиль эченнән яңгыраган музыканы ишетмәдем, шуңа күрә Андреев әләме куелган машина минем алда көтмәгәндә барлыкка килде. Диңгез кардәшлеген искә алу һәм тою бик күңелле булды. Иптәшләрем мине бик сөендерделәр. Рәхмәт аларга. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!
Машиналарга әләмнәр куеп, гимн яңгыратып, район үзәге урамнары буйлап йөрү ,әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмагандыр, бәйрәмгә турыдан-туры катнашы булмаган кешеләр дә аңа шундый креатив якын килүне елмаеп кабул иткәннәрдер, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев