Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Хәсәншиннар тормышларын хезмәттән башка күз алдына да китерә алмый

Акбүре авылында Хәсәншиннар гаиләсе үз хуҗалыкларында 50 башка якын МЭТ асрый.

Шәхси хуҗалык - ул авыл җирлегендә төп керем чыганагы. Җитеш тормышта яшисең килсә, ишегалдында мал-туар асрыйсың. Муллыкта яшисең килсә - терлекләрең күп булсын.  Акбүредә яшәүче Хәсәншиннар хуҗалыгында 48 баш МЭТ исәпләнә.  Эшне алар ничек  башкаралар икән соң?  Бу хакта хуҗалар үзләре сөйли.
Гаилә башлыгы - 85 яшьлек Мингалим Исхак улы: «Без үз ишегалдыбызны терлекләрсез күз алдына да китерә алмыйбыз. Безнең бабаларыбыз һәм әти-әниләребез - крестьяннар, алар һәрвакыт сарык, сыер асрадылар. Хатыным Зәйнәп белән дә савым сыерлары асрадык, яшь бозаулар үстердек.

Икебез дә фермада эшләдек,  шуңа күрә бөтен тормыш терлекләр тирәсендә үтте.

Зәйнәп апа да сүзебезне хуплады: «Мин һәрчак колхозда сыер савучы, Мингалим терлекчелектә эшләдек.  Тик безнең колхоздагы хезмәт хакына дүрт баланы үстерү кыен иде. Балалар тук булсын өчен, мал-туар асрарга туры килде. Сыерларны һәм бозауларны карауга балаларыбызны - Сания, Мохтар, Рәсимә һәм Миншәхитне дә җәлеп иттек.  Алар барысы да авыл җирендә яшәп калды».

Өлкән Хәсәншиннар белән аралашканнан соң гаиләнең күпьеллык татар традицияләре буенча яшәве аңлашыла: олыларга ихтирам һәм хөрмәт, зирәк киңәшләре, башкаларга да тормыш тәҗрибәсен җиткерү һәм бер-береңә ярдәм итү.

Авыл гаиләләрендә гадәткә кергән бер нәрсә бар: төпчек малай әти-әнисе белән бергә яши. Бу, беренчедән, картайган әтиәниеңне тәрбияләү, карау, дигән сүз. Ә икенчедән, Миншәхит беркайчан да шәһәр тормышына кызыкмаган, үзеңнең  туган йортың, ияләнгән җирең була торып, ни өчен тагын каяндыр яшәр урын эзләргә соң?! Миншәхиткә бәхет елмайган: ул, шәһәрнеке булса да, әмма  шәһәр шау-шуын яратмаган  бер кызны очраткан.

«Мин Миншәхит белән танышканда Яр Чаллыда яши идем. Аның кияүгә чыгарга һәм авылга кайтырга дигән тәкъдименә шунда ук риза булдым. Мин шәһәр тормышын яратмыйм», - ди Луиза.

- Син авыл хезмәтеннән курыкмадыңмы?

- Юк, курыкмадым, бу хакта тулы күзаллаулар булмагангадыр, мөгаен. Ә авылга күчкәч, эшкә әкренләп тартыла башладым. Каенанам мине сыер саварга, терлекләрне аңлау кирәклегенә өйрәтте, һәр терлек наз ярата, диде. Кайчагында аларны назлап кына торып булмый, тавыш та күтәрергә туры килә, тик яратып кына. Сыер үз хуҗаларын аңлый. Бездә мондый зур хуҗалык берьюлы түгел, ә акрынлап барлыкка килде. Башта ике сыер һәм 6 башка якын яшь терлек иде. Ә мин, булдыра алганча, ирем Миншәхиткә (ул нефтьчеләрдә производствода эшли), каенанам белән каенатама булыштым.

Гаиләбез үсте (безнең өч балабыз – Руслан, Лилия һәм Нурия) һәм гаилә белән беррәттән ихтыяҗлар да артты, шул рәвешле, безнең хуҗалыкта МЭТ саны да артты.

Сыерларны 5 башка кадәр җиткердек, әмма аларның бер өлешен бөртек фуражына алыштырырга туры килде. Сыерлар белән аерылышуы кыен. Үгезләр белән түләргә булдык, моның өчен аларның санын арттырдык. Печәнне үзебез, 4,5 га пай җирләрендә үсә торган күпьеллык үләннәрдән әзерлибез.  Бакчада бәрәңге, азык чөгендере, кабак үстерәбез - бу сыерларга десерт.

Электр көтүчеләре барлыкка килү безнең хезмәтебезне җиңеләйтте: хәзер җәй көне үгезләрне көтәргә кирәкми, көндез ишегалдында яшь терлекләр һәм савым сыерлары гына кала, шунысы рәхәт, иркенлектә яшибез.

Бүген безнең хуҗалыкта 48 баш МЭТ, ике баш савым сыеры бар. Хуҗалыкта эш бөтен гаиләгә җитә: ир-атлар -  терлекләргә азык әзерләү, тарату, сарайларны чистарту, җыештыру һәм ремонтлау; хатын-кызлар - сыер саву, сөт эшкәртү, артык сөтне тапшыру эшләре белән мәшгуль. Кызганычка каршы, еллар узу белән безнең картларыбызның да сәламәтлеге начарая һәм төп эшчеләребез - мин һәм ирем, ә әти-әниләребез безгә булышып кына торалар. Әмма аларның ярдәме нык сизелерлек.

Ярдәмче хуҗалыктан табыш та сизелерлек, әйтик, улыбыз өчен Яр Чаллыда фатир сатып ала алдык. Укудан соң ул анда калырга теләде. Кызларыбыз мәктәптә укый әле: Лилия - унынчы, Нурия - сигезенче сыйныфта. Өч балабыз да кечкенәдән авыл хезмәтен күреп, эшләп үсәләр, әмма кызлар авылда яшәргә телиме яки өлкән абыйлары кебек шәһәргә китәрләрме, әлегә билгесез. Берсенә дә каршы килмибез: киләчәкләрен кайда төзергә кирәклеген үзләре сайласыннар. Ә без, әти-әниләребез кебек, аларга ярдәм итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев