Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Хәйриячелек - игелекле эш

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе район халкына Интернат-йортта яшәүче ялгыз пенсионерларга бүләкләр җыюда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Сишәмбе көнне без Интернат-йортта булдык һәм җыелган бүләкләрне аның директоры Залина Лизуновага тапшырдык. Ленино АҖ башлыгы Мария Дубровина үзеннән өч мең сум акча бирде, ә район газетасы хезмәткәрләре өлкәннәр өчен дүрт төрле өстәл уеннары сатып алды һәм шулай ук татар телендә әдәби китаплар да алып килде.
«Әби-бабайлар бүләкләргә бик сөенделәр. Интернатта яшәүчеләр һәм җитәкчелек хәйриячеләргә игелекле эшкә өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәләр», - дип хәбәр итте редакциягә социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев