Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Хәйриячелек ул акча турында түгел, намус турында»

Ришат Билалов шулай дип саный.

Ришат Билалов Яңа Чишмә районында билгеле шәхес, ул күп еллар Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы булып эшләде, әмма аның хәйриячелек белән шөгыльләнүен бик азлар гына белә.

«Минем гаиләдә бу һәрвакыт кабул ителде. Һәм беркайчан да кешеләргә күрсәткән ярдәмне горурланырлык гамәл дип санамадык. Хәйриячелеккә килгәндә, минем карашка, мәсьәлә хәтта акча күләмендә дә түгел. Бу беренче чиратта акча турында түгел, бу намус турында. Һәр кеше үзе булдыра алганча эшли һәм һәр почмак саен үзенең изге эшләре турында сөйләми» - ди Ришат Нуретдин улы.

Ришат Билалов һәрвакыт районның мөһим вакыйгаларында катнашырга тырыша, зур бәйрәмнәр - Җиңү көне, Өлкәннәр көне, Медицина хезмәткәре көнен үткәрүдә иганәче булып тора.

«Рамазан - игелекле эшләр ае» - ураза аенда мөселманнарның девизы шундый, һәм монда Ришат Нуретдин улы беркайчан да читтә калмый, башка хәйриячеләр белән бергә ифтарлар үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев