Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Киләсе елда әдәмсәлеләр 2020 елда үзара салым буенча башлаган эшне төгәлләячәкләр

Әдәмсә авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасы буенча 500шәр сум акча җыйганнар

Республика субсидияләре белән бергә ул бер миллион сум тәшкил иткән. 2020 елда Әдәмсәдә үзара салым акчаларына Яшел урамындагы юлга вак таш салу планлаштырылган булган. Октябрь ахырына әлеге эш башкарылган (694 метр). Бу төр эшләр буенча 181000 сум акчаны экономияләгәннәр, алар киләсе елга күчәчәк. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова сөйләде.

- Әдәмсәдә шулай ук Кичуй елгасы аша күперне ремонтлау да планлаштырылган иде, - дип дәвам итте ул. - Әмма төзелеш материалларына бәяләр кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә, акча җитәрлек булмады һәм ремонтны, 2021 елның үзара салым акчаларын өстәп, киләсе елга кичектерергә карар кылынды.

Ике торак пунктта да юлларны кышын карап тотуга 90 мең сум акча бүлеп бирелгән, килешү ИП «Попков В.А белән төзеләчәк.

Бакташлылар авыл зиратындагы ике чүп контейнеры (мәйданчык белән) урнаштыруны сораган. Алар субсидия белән 42500 сум акча җыйганнар, 30 мең сум контейнерларга һәм 12500 сум юлларны кардан чистартуга киткән. Поселокта нибары 17 кеше яши һәм алар барысы да тиешле сумманы тапшырганнар. Киләсе елга бакташлылар авылның үзендә берне генә булса да шундый контейнер урнаштырырга телиләр.

Әдәмсәдә 2021 ел өчен үзара салым буенча көзге җыеннар үткән инде, соңгысы Бакташта 20 ноябрьдә булган. Әдәмсә халкы җыеннарда киләсе елда Тегермән урамы юлын, Кичуй елгасы аша җәяүлеләр кичүен ремонтлау тәкъдимен керткәннәр. Юлларны кардан чистарту һәм җәен чүп үләннәрен чабу, шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен, суэтем башнясын карап тоту һәм агымдагы ремонтлау планлаштырылган.

Минабетдин Рәхмәтуллин Бакташ авылында яшәүче иң өлкән кеше (күптән түгел аңа 80 яшь тулган). - Үзара салым җыюны хуплыйбыз. Кышын юлларны чистарталар, авылда тәртип. Зиратка контейнер куйдылар. Урамда да шундый булыр, дип вәгъдә иттеләр. Биредә яшәүчеләр акчаны бернинди проблемасыз тапшыралар. Без элек тә авылны тәртиптә тотарга тырыштык. Үзара салымга кадәр үк 3,5 мең сум акча җыйдык һәм чишмәне төзекләндерделәр. Зиратны да тәртипкә китерделәр. Шулай булгач, үзара салым белән без күптәннән шөгыльләнәбез. Төзекләндерүдә проблемалар юк. Дөрес, буш йортлар җитәрлек һәм бу авылның йөзен бозып тора.

Әдәмсәдән Инсаф Билданов вак таш түшәлгән Яшел урамында яши, электрик булып эшли. Ул бик канәгать: - Сүз дә юк, хәзер барысы да яхшырды, элек бу юлдан йөрү кыен иде. Күпер, әлбәттә, кирәк. Ул бөтенләй таркалды. Без аның буенча шул якка кибеткә барабыз, чөнки бездә, елга артында, кибет юк. Күпер буенча ат белән фермага баралар. Әлбәттә, мин үзара салымны хуплыйм. Биш йөз сум, әгәр барысы да авыл файдасына барса, бу нормаль хәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев