Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кипкән-корыган үләннәрне яндыру тыела

    Язгы кыр эшләре чоры җитте һәм язын җирдән файдаланучыларның кайберләре кипкән-корыган үләннәрне яндыруга керешәләр, шушы юлны алар матди чыгымнар һәм хезмәт ресурсларын экономияләргә мөмкинлек биргән, авыл хуҗалыгы кулланышында булган җирләрне чистартуның уңай ысулы дип саныйлар.

    Яндырган җирдә яшь үләннәр күкрәп үсә, туфрак көл булып ашланып кала, дигән ялган фикер дә гамәлдә. Үлән яндыру туфракның уңдырышлылыгын гына киметә, югыйсә. Үсемлекләрдә тупланган азотка бәйле төп өлеш атмосферага чыгарыла һәм күп үләннәр аны үзләштерә алмыйлар. Туфракның үлгән (черегән) үсемлекләрдән, шул исәптән корыган үләннәрдән хасил булган үле органик матдәсе дә яна. Аның микъдары кимү туфракның уңдырышлылыгын киметүче төп фактор булып тора. Кагыйдә буларак, яндырганнан соң тамыр һәм кәс катламына зыян килә, алар чери башлыйлар. Табигатьтә шушы черү процессы көзен бара, җәен ул гөмбә үсешенә стимул бирә. Алар тамыр катламына эләгүче зур күләмдә әче матдә бүлеп чыгаралар. Шуның белән бәйле рәвештә яндырган җирдә туфрак ярлылана һәм мүкләнә.
    2015 ел азагында РФ Хөкүмәте РФда янгынга каршы режим Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте, шулар нигезендә (Кагыйдәнең 218 п.) авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрдә һәм запаска калдырылган җирләрдә коры үлән, камылларны яндыру, кырларда учак кабызу тыела. Шулай итеп, коры үләннәрне яндыручылар законны бозучылар булып саналалар һәм Закон тарафыннан билгеләнгән административ җаваплылыкка тартылалар.
    Рәис Кадыйров,
    ТР буенча "Россельхознадзор" дәүләт инспекторы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: